Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хакимияте Кырымны Көнбатыш чикләүләреннән яклау юллары эзли


Акъяр күренеше.
Акъяр күренеше.

Кырымда санкцияләрдән качу өчен аноним инвесторлык ысулы куллану мөмкинлеге карала.

Русия икътисад үсеше министрлыгы Русия аннексияләгән Кырымда аерым хокук тәртибе кертү турында канун өлгесе эшләгән. Әлеге канун Кырымга акча кертүче инвесторларның исемнәрен яшерү аркылы Көнбатыш чикләүләреннән котылырга ярдәм итәр дип көтелә. Документ белән РБК танышкан, аның чынлыгын министрлык вәкиле раслаган.

Яңа канун нигезендә "аерым административ район"нар барлыкка китереләчәк. Аларда Русиянең теләсә-кайсы төбәгеннән ширкәтләр катнаша ала, ләкин аларның ярымутраудан читтә бүлекләре һәм вәкиллекләре булмаска тиеш.
Инвесторлар Кырым икътисадына ким дигәндә 150 миллион сум кертергә тиеш була. Яңа төр районнарда катнашучылар "ирекле икътисад зонасы" биргән өстенлекләрдән дә файдалана ала.

Русия аннексияләгән Кырым җирлегендә инвесторларның исемен яшерү шартлары белән оффшор зона булдыруны элегрәк җирле түрәләр тәкъдим иткән иде. Русия ширкәтләренең күпчелеге Кырымга килми, чөнки алар Көнбатыш чикләүләре аркасында валюта инвестицияләреннән һәм Европа белән алыш-биреш итүдән колак кагарбыз дип курка.

Русиянең 2014 елда Кырымны аннексияләве һәм Донбасста хәрби чаралар башлавыннан соң Европа Берлеге Украинаның бөтенлеге, суверенитеты һәм бәйсезлеге бозылу белән бәйле чикләүләр кертте.

Икътисадның аерым өлкәләренә карый торган чикләүләр Русиянең кайбер ширкәтләре һәм банкларына Европа капитал базарларына керүен чикли, корал сатуда экспорт һәм импортка тыю кертә, Русиядә хәрбиләр куллана торган тауарларны экспортлауны тыя. Шулай ук Русия нефть чыгару һәм аның ятмаларын эзләүдә кулланырга мөмкин булган аерым бер технологияләр һәм хезмәтләргә дә чикләү кертелә.

Европа берлегенең Русиягә Кырым өчен кертелгән чикләүләре берничә тапкыр озайтылды һәм киңәйтелде.

XS
SM
MD
LG