Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әсгать Сәфәров: "Ялган хәбәрләр таралмасын өчен дәүләт белән медиа бергә эшләргә тиеш"


Әсгать Сәфәров.

Татарстан президенты идарәсе башлыгы журналистлардан Рөстәм Миңнеханов, хакимият эшендә уңай якларны күрергә чакырды.

Татарстанда узган протест чараларына фейк-ньюс – ялган хәбәрләр тарату да йогынты ясаган булуы ихтимал. Бу хакта бүген президент идарәсе башлыгы Әсгать Сәфәров Татмедиа агентлыгының еллык киңәшмәсендә белдерде.

"Кызганыч, фейк-ньюс җәмгыятьне тарката. Бер үк күренеш, фото, видеоны капма-каршы итеп аңлатырга мөмкиннәр. Бу кешеләрдә тискәре фикер уята, аларның үз-үзләрен тотышына йогынты ясый. Якшәмбе, шимбә көннәрендә нәрсәләр булганын үзегез күрәсез. Бу шартларда оператив коммуникация, аудитория белән бер телдә аралашырга кирәк. Без мәгълүматка тәнкыйди күзлектән карарга тиеш, һәркемдә мәгълүмати һигиена булырга тиеш. Мәгълүматның һәм аны аңлатуның кемнең мәнфәгате өчен эшләнүен аерырга өйрәнергә кирәк. Дәүләт хакимияте органнары һәм киңкүләм мәгълүмат чараларының бергә эшләве кирәк", диде ул.

Әсгать Сәфәров сүзләренчә, 2020 елда фейк-ньюслар саны буенча рекорд куелган. Алар һаман да дәвам итә ди ул. Сәфәров журналистлардан Рөстәм Миңнеханов, хакимият эшендә уңай якларны күрергә чакырды.

"Президент Миңнеханов һәм хөкүмәтнең мөмкинлекләр эзләве, республиканың статусы, социаль-икътисади төбәк буларак үсеше турында сөйләргә кирәк", диде Сәфәров.

23 һәм 31 гыйнварда Русия шәһәрләрендә, шул исәптән Казанда оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальный тарафдарлары урам чаралары уздырды. Алар хакимият белән килештерелмәгән иде. Казанда йөзләгән кеше тоткарланды. 23 гыйнвар митингында полиция журналистларны да тоткарлады, алар арасында дәүләт басмалары вәкилләре дә бар иде. Соңрак Татарстан эчке эшләр министрлыгы моны "пресса" дип тамгаланган кием астында матбугатка катышы булмаган кеше йөрүе турында мәгълүмат таралганга эшләдек дип аңлатты.

фикерләр (5)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG