Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эко-активист Андрей Кузнецовның хатынын TikTok-тагы видеосы өчен 10 тәүлеккә утыртканнар


Альбина Кузнецова.
Альбина Кузнецова.

Мәхкәмә Альбина Кузнецова административ хокук бозулар кодексының белдерү хаты тапшырмыйча митинг оештыру яки уздыру маддәсе нигезендә гаепле дип таныган.

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе экоактивист, "Яблоко" фиркасенең Татарастан бүлеге әгъзасы, элек Казанның Осиново бистәсендә депутатлыкка намзәтен тәкъдим иткән Андрей Кузнецовның хатыны Альбина Кузнецованы 10 тәүлеккә сак астына алу карарын чыгарган. Моңа 31 гыйнвар протестлары алдыннан TikTok-та чыгарылган видеолар сәбәп итеп алынган.

Мәхкәмә Альбина Кузнецова административ хокук бозулар кодексының белдерү хаты тапшырмыйча митинг оештыру яки уздыру маддәсе нигезендә гаепле дип таныган. Куәт оешмалары мәгълүматынча, ул 31 гыйнварда килештерелмәгән протест чарасына чакырып TikTok-та ике ролик урнаштырган.

Андрей Кузнецов Азатлыкка сөйләвенчә, Альбинаны 30 гыйнварда, Навальный яклы 31 гыйнвар чарасы алдыннан тоткарлаганнар. Кузнецов фаразлавынча, бу махсус, Андрей Казан янында чүп яндыру корылмасын төзүгә каршы актив көрәшкәнгә күрә, ул 31 гыйнварда протест чарасына чыкмасын өчен эшләнгән.

Альбинаны TikTok-та блог өчен тоткарлаганнар, ләкин, Андрей сүзләренчә, анда Навальныйны яклап та, протестка чыгарга өндәп тә бер видео да юк.

Андрей Кузнецов хатынының сак астында тотылган урыны начар булуын әйтә. Пычрак, салкын булган, шул сәбәпле аның аналыгыннан кан киткән дип сөйләде Андрей. Ризык, җылы кием тапшыру мөмкинлеге бирмәгәннәр. Андрей фаразынча, Альбинаны полициядә "тотык" итеп алганнар, шул рәвешле активистның үзен протестка чыгармаска тырышканнар.

Элегрәк Альбина Кузнецовага килештерелмгән митингта катнашуы өчен 10 мең сум штраф салынган иде.

23 һәм 31 гыйнварда Русия шәһәрләрендә, шул исәптән Казанда оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальный тарафдарлары урам чаралары уздырды. Алар хакимият белән килештерелмәгән иде. Казанда йөзләгән кеше тоткарланды. Аларның күпчелегенә 10 мең сум штраф салынды.

XS
SM
MD
LG