Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә куәт оешмаларына смартфон тотучыларның кайдалыгын белергә рөхсәт итмәкчеләр


Яңа канун югалган кешеләрне табуны җиңеләйтәчәк диелә.

Русиянең дигитал үсеш, элемтә һәм киңкүләм багланышлар министрлыгы мобиль телефонның кайдалыгын сер итеп саклана торган мәгълүмат исемлегеннән чыгаручы канун өлгесе әзерләгән. Министрлык мондый канун югалган кешеләрне эзләүне тизрәк оештырырга ярдәм итәр дип саный.

Канун кабул ителсә, хокук саклау оешмалары бу мәгълүматны сорау нигезендә мәхкәмә карарыннан башка да ала алачак. Министр урынбасары Олег Иванов РБКга аңлатканча, хәзерге вакытта телефон һәм башка гаджетларның кайдалыгы турында мәгълүмат яшерелә һәм операторлар моны тәэмин итәргә тиеш. Шул ук вакытта операторлар югалган кешеләрнең координаталары кергән мәгълүматны тапшыра ала. Ләкин хәзерге вакытта координаталар тиз арада бирелмәскә дә мөмкин, ә кеше югалганда һәр сәгать кадерле дигән Иванов.

Канун өлгесе хокук саклау органнарының эшен җиңеләйтәчәк, чөнки телефонның кайдалыгын белү өчен мәхкәмә карарын көтеп торырга кирәк булмаячак дип аңлаткан AVG Legal юридик төркеме идарәче партнеры адвокат Алексей Гавришев. Хәзерге вакытта мондый мәгълүматны ФСБ, эчке эшләр министрлыгы, Федераль саклау оешмасы (ФСО), җәзаларны үтәтү федераль инстпекциясе (ФСИН), тышкы күзләү хезмәте һәм Федераль таможня хезмәте сората ала диелә.

"Әлбәттә, мондый мәгълүматны бу хезмәтләрнең оператив хезмәткәрләре генә сората ала, аның нигезе расланырга тиеш. Әмма чынлыкта һәр оперативник теләгән кеше турында мәгълүмат кирәклеген дәлилли ала, хәтта ул үзе алып барган эш кысаларында булмаса да" дигән Гавришев.

Русия думасы 2020 ел көзендә элемтә операторларын югалган кешеләр турында мәгълүматны мәхкәмә карары алып тормыйча да тапшырырга мәҗбүр итә торган канун өлгесен хуплаган иде. Документның аңлатма язуында әйтелгәнчә, ел саен Русиядә 120 мең тирәсе кеше югала, шуларның 45 меңе балалар була. 60 меңгә якын кешене эзләүгә бирәләр. Шул ук вакытта югалган кешеләрнең 90 проценты янында телефоны була, һәм ул өч көн дәвамында кабызылган килеш тора диелгән. Әлегә бу канун өлгесенең икенче укылышы булмады.

XS
SM
MD
LG