Татарстанга килгән "Спутник V" вакцинасының бары 19 проценты гына кулланылган. Бу мәгълүматны сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте белдерде.
Рәсмиләр хәбәр итүенчә, Татарстанда барлыгы 15 392 кешегә вакцина ясалган. Шуларның 2 892се икенче дозаны алган. Республикага барлыгы 81 122 "Спутник V" вакцинасы килгән. Әлегә аның 19 проценты гына кулланылган.
Вакцина ясатучыларның аз булу сәбәбе әлегә әйтелми. 3 февральдә узган матбугат очрашуында Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков халык белән актив эшли башлаулары турында сөйләгән иде.
"Хәзерге вакытта халык белән актив эшлибез. Моның өчен кешеләргә "көтү кәгазен" тутырырга кирәк. Вакцина килү белән без шуның аша эшләячәкбез. Вакцина ясатуда яшь чикләве юк. Каршылык булу очрагы бар. Табиб белән аралашканда барысы да ачыклана. Бездә 90 яшьтән өлкәнрәк буын вәкилләре дә вакцина ясата. Аларның саны арта. Бернинди өзлегү күзәтелми, кайвакыт гипертермия булырга мөмкин. Бу теләсә-кайсы вакцинаны ясатканда да күзәтелүе ихтимал", диде Жаворонков.
Февраль азагына кадәр Татарстанга 190 мең "Спутник V" вакцинасы килүе көтелә. Беренче чиратта, табиблар, укытучылар, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләргә һәм өлкәннәргә ясалачак диелде. Соңрак теләгән һәркем гариз калдыра алуын белдерделәр.