Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чакмагышта 23 гыйнвар чарасында катнашкан активист йортында тентү узган


Илшат Исхаков йортында тентү, 4 февраль

Башкортстанның Чакмагыш авылында активист йортында тентү узган. Ул 23 гыйнварда Уфада протест чарасында катнашкан булган. 

Чакмагышта активист Илшат Исхаков йортында тентү узган. Бу хакта Азатлыкка "Республика" хәрәкәте лидерларының берсе Руслан Нуртдинов хәбәр итте. Ул үзе дә анда булган.

"Тентүне җирле полиция уздырды. Без килгәнче Илшат өйдә өч баласы белән булган, хатыны эштә иде. Адвокат булмаган. Миңа пүнәтәй булырга туры килде. Корал эзләделәр. Әлбәттә, берни таба алмадылар. Әле Чакмагыш район полиция бүлегенә килдек, Илшат аңлатма язарга тиеш," диде Нуртдинов.

Уфаның Ленин районы мәхкәмәсе 3 февральдә биргән тентү рөхсәте кәгазендә (аның күчермәсе редакциядә бар) Исхаковның "шәхесләре ачыкланмаган башка затлар белән утлы корал һәм боеприпасларның канунсыз әйләнешенә катышы булырга мөмкин", диелгән.

Илшат Исхаков Уфада 23 февральдә Алексей Навальный һәм башка сәяси тоткыннарны азат итү таләбе белән узган протест чараларында катнашты. Ике көннән аңа Уфаның 9нчы полиция бүлегендә митинг уздыру тәртибен бозу турында административ берктемә төзелгән иде. "Республика" хәрәкәтендә Исхаков йортында тентү уздыруны аның протест активлыгын бастыруның бер төре дип саныйлар.

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG