Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Левада": яшьләр арасында Путинны хуплау дәрәҗәсе бер елда 18 процентка төшкән


Владимир Путин.
Владимир Путин.

​​​​​​​Путинның эшчәнлеген яшьләрнең 46 проценты хупламый. 2020 елда бу күрсәткеч 30 процент булган. 

Русиядә 18-24 яшьлекләрнең яртысы гына Владимир Путин эшчәнлеген хуплый. Моны "Левада үзәгенең" гыйнвар аенда уздырган сораштыруы күрсәткән. Путин эшчәнлеген яшьләрнең 46 проценты хупламый. 2020 елда бу күрсәткеч 30 процент булган.

Быел Путин эшчәнлеген яшьләрнең 51 проценты хуплавын белдергән, былтыр шушы айда андыйлар саны 69 процент булган. 2018 елда президент эшчәнлеген яшьләрнең 80 проценты хуплаган.

Путинны хуплауның гомум дәрәҗәсе дә бераз кимегән: 2019 елда хуплаучылар саны 68 процент булса, быел бу күрсәткеч 64 процентка төшкән.

"Левада" мәгълүматларына караганда, гомумән алганда Путинны хуплау рейтингы якынча 2011-2013 елгы дәрәҗәдә. Ул елларда гадел сайлаулар өчен һәм аның президент булып яңадан сайлануына каршы протестлар узган иде.

Тагын бер мөһим күрсәткеч - президентка ышаныч дәрәҗәсе шулай ук төшә. 2020 елның октябрендә Путинга респондентларның 34 проценты ышаныч белдерсә, быел гыйнварда ул 29 процент тәшкил иткән.

Алексей Навальныйга ышаныч дәрәҗәсе түбән булып кала бирә, ләкин анда бераз гына арту бар. 2019 елда сораштыруда катнашучыларның өч проценты, быел биш проценты Навальныйга ышаныч белдергән.

  • Сораштыру 2021 елның 29 гыйнварыннан 2 февраленә кадәр узган.
  • "Левада үзәге" мәгълүматларына караганда, Путин рейтингының иң югары вакыты 2015 елда булган. Анда ул 80 процент тәшкил иткән.
  • Гыйнвар ахырында "Иҗтимагый фикер" фонды 17-24 гыйнварда Русия президенты Владимир Путинга ышаныч дәрәҗәсе 55 проценттан 53кә төшкән дип белдерде. Мондый кимү "Путин сарае" фильмы һәм Алексей Навальныйны яклап узган протестлар фонында булды.

XS
SM
MD
LG