Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Навальныйның ветеранга яла ягу турындагы эшен карый


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Навальный Икенче дөнья сугышы ветераны Игнат Артеменконың намусын һәм абруен төшерүче ялган мәгълүмат таратуда гаепләнә.

Мәскәүдә җәмәгать мәхкәмәсе Алексей Навальныйга карата тагын бер җинаять эше нигезендә тыңлаулар башлады. Оппозиция сәясәтчесе Конституция үзгәрешләрен яклап агитация видеосына төшкән 95 яшьлек Икенче дөнья сугышы ветераны Игнат Артеменконың намусын һәм абруен төшерүче ялган мәгълүмат таратуда гаепләнә.

Моңа кадәр мәхкәмә эше Навальныйның Германиядә "Новичок" белән агуланганнан соң дәвалануы сәбәпле туктатылып торган иде.

Башка җинаять эше нигезендә сак астында булган Алексей Навальный Бабушкинский мәхкәмәсенә утырышта катнашырга китерелде. Бина янында иминлек чаралары көчәйтелгән дип хәбәр итә ТАСС.

Навальныйга карата әлеге эш былтыр июнь урталарында ачылды. Нвальный үзенең социаль челтәрләрендә RT телеканалының Конституция үзгәрешләрен яклаучы агитация ролигында төшкән кешеләрне сатылган ялагайлар һәм хыянәтчеләр дип атады.

Тикшерү мәгълүматына караганда, бу сүзләр видеога төшкән Артеменконы рәнҗеткән. Сорау алу документына караганда, Навальный посты турында аңа дачадагы күршесе сөйләгән. Ветеран үзен караучыдан әлеге язманы күрсәтүне сораган һәм аны укыганнан соң хәле начарайган диелә. Артеменко утырышта видеоэлемтә аша катнаша.

Навальный гаебен танымый һәм эзәрлекләү сәясәткә корылган дип саный.

Әлеге җинаять эше нигезендә оппозиционерга бер миллион сумга кадәр штраф яки бер еллык кереме кадәр штраф һәм 240 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш яный.

  • 2 февраль Мәскәүдәге Симонов мәхкәмәсе оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйның "Ив Роше" эше нигезендә булган шартлы хөкемне реаль җәзага әйләндерде. Навальный 3,5 елга гомум тәртипле колониягә хөкем ителде. Колониядә ул 2,8 ел утырырга тиеш.

XS
SM
MD
LG