Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан хакимияте "тоткарлаулар һәм репрессияләргә каршы" митингка рөхсәт биргән


Казанда 31 гыйнвардагы протест йөреше
Казанда 31 гыйнвардагы протест йөреше

Митингта катнашучыларга бер-берсеннән метр ярым ераклыкта басарга кушылган. Урам чарасы 14 февральдә узачак. 

Казан хакимияте "тоткарлаулар һәм репрессияләр һәм Русия думасына сайлау кануннарын үзгәртүгә каршы оппозиция митингын килештергән. Бу хакта "Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлеге хәбәр итте.

Чара 14 февральдә Казанның Меңъеллык мәйданында узачак.

Шәһәр хакимияте митингта катнашучылардан санитар таләпләрне үтәргә, аерым алганда, бер-берсеннән кимендә бер ярым метр ераклыкта торырга таләп иткән. Чарада 200 кеше катнашачак диелгән.

Казанда һәм Русиянең башка шәһәрләрендә 23 һәм 31 гыйнварда оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйны яклап протест чаралары узды. Бу митинглар килештерелмәгән иде, Казанда йөзләгән кеше тоткарланды.

XS
SM
MD
LG