Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада митинглардан соң тоткарланучыларның күбесе 10 тәүлеккә кадәр сак астына алынган


Уфада 31 гыйнвар протесты.
Уфада 31 гыйнвар протесты.

5 февральгә Уфада барлыгы 25 административ эш каралган, алар ачык чара уздыру тәртибен бозу һәм полициягә буйсынмау маддәләре нигезендә ачылган.

Уфаның Киров районы мәхкәмәсе 23 һәм 31 гыйнвар протестларыннан соң 25 административ эш караган. Митингларда һәм аннан соң тоткарланучыларны ачык чара оештыру тәртибен бозуда һәм полициягә буйсынмауда гаепле дип тапканнар. Бу турыда мәхкәмәнең матбугат хезмәте хәбәр иткән.

25 эшнең унысында активистларга өчтән алып ун тәүлеккә кадәр сак астына алу карары чыгарылган. Сигез кешегә бер мең сумнан 30 мең сумга кадәр штраф билгеләнгән.

Бер эш хокук бозу булмаган дип табылу сәбәпле туктатылды, ике эш эчке эшләр оешмаларына кире кайтарылды диелә рәсми хәбәрдә. Тагын дүрт эшне мәхкәмә якын арада караячак диелә.

Русиянең башка күп кенә шәһәрләрендә кебек Уфада 23 һәм 31 гыйнварда оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальный һәм башка сәяси тоткыннарны азат итү таләбе белән килештерелмәгән протестлар узды. Чарада Русия президенты Владимир Путин һәм Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның вазифаларыннан китү таләбе дә чыгарылды. Ике көндә Уфада барлыгы 290лап кеше тоткарланды.

Аерым алганда Навальныйның Уфадагы штабы координаторы Лилия Чанышева һәм штаб юристы Федор Телин административ сак астына алынды. Моңа кадәр "Республика" хәрәкәте активистлары Урал Байбулатов һәм Руслан Нуртдинов да ун һәм җиде тәүлек утырып чыкты.

XS
SM
MD
LG