Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар телеканалы "АТR-ны коткар" телемарафонын башлады


АTR Украина бюджетыннан телеканал өчен моңарчы аерылып килгән ачкаларның башка максатларга да бирелүенә ризасызлык белдерә.

Киевтан тапшырулар алып баручы АTR кырымтатар бәйсез телеканалы #saveATR марафонын башлады. Телеканал бюджеттан финанслау ысулы үзгәртелүгә каршы чыга.

Элекке елларда Украина дәүләт бюджетыннан АТRга бүленеп килгән 50 млн һривня өчен әлеге телеканал тагын 14ләп теле-радиоканал белән дәүләт тендерында катнашырга тиеш булачак.

Украинаның вакытлыча оккупацияләнгән территорияләрен реинтеграцияләү мәсьәләләре министрлыгы аша бирелгән акча элек АТRга бюджеттан бүленгән "субсидия" итеп аерылган булса, хәзерге бюджетта ул "ярдәм" итеп күрсәтелгән. АТRга узган елда бүленгән 50 миллионлап һривнядан 2014 елда оккупацияләнгән Донбасска тапшырулар алып баручы башка теле-радиоканалларга да өлеш чыгарырга җыенулары мәгълүм булды. "Субсидия"не "яклау"га алыштыру нәтиҗәсендә АТR башка телеканаллар белән тендерда катнашырга тиеш булачак.

Министрлык АTR телеканалы хосусый ширкәт, аны турыдан-туры финанслау мөмкин түгел, ул башка телеканаллар белән тигез шартларда булырга тиеш дип аңлатты. Министрлык хезмәткәрләре яңа таләпләрне үтәү авыр түгел дисә, АTR телеканалы финанс документлар акчаның АТR өчен аерылганын күрсәтә, ни өчен еллар буе мондый финанслау мөмкин иде, хәзер мөмкин түгел дигән сорауны куя. Килеп туган вазгыятьтә АTR телеканалы тендерда катнашудан баш тартырга җыена.

Бер төркем украин телеканаллары журналистлары (алар арасында оккупацияләнгән Донбасстан чыгып Киевта эшләргә мәҗбүр булган журналистлар да бар) "АTR яшәргә тиеш!" дип эфирда чыгышлар ясый. "Азат Кырым өчен безне якла!" язуын трансляцияләүче АTR, #saveATR телемарафонын башлады.

ATR хуҗасы Ленур Ислямов "7 ел дәвамында булмаган ул 14 телеканал хәзер каян килеп чыкты. Кырымда Мостафа Җәмилевне, кырымтатарларны мәхкәмәләрдә хөкем иткәндә алар кайда иде, ул акчалар ничек итеп бу министрлыкка килеп төште, элек ул акчалар асаба халыклар телләрендә тапшырулар өчен аерыла иде" дигән сорауларны куя.

Украинаның вакытлыча оккупацияләнгән территорияләрен реинтеграцияләү мәсьәләләре министры Алексей Резников АТR телеканалын финанслауны сорап халыкара оешмаларга мөрәҗәгать итүен, бу хакта кайбер сөйләшүләр башлавын белдерде.

Элек бу 50 млн һривня Украина бюджетындагы Кырымтатарларны урнаштыру програмы аша аерылып килде һәм тулаем шушы максатка сарыф ителә иде. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң Кырымда әлеге програмны гамәлгә ашыру мөмкинлеге юкка чыкты һәм бу акчалар ATR телеканалы ихтыяҗларына бирелә башлаган иде.

XS
SM
MD
LG