Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азатлык" яшьләр берлеге Казанда Татарстан туграсы көнен искә алды


Казанда Татарстан туграсын таныту чарасы
Казанда Татарстан туграсын таныту чарасы

Бауман урамында узган чарада үтеп баручыларга биш меңләп тугралы байракчык таратылган. Мондый чара Чаллыда да оештырылган. Бу хакта Азатлыкка берлек рәисе Наил Нәбиуллин хәбәр итте.

Тарихчы, сәясәт белгече Илнар Гарифуллин фикеренчә, Татарстанның тугра кебек дәүләт символларын күбрәк таныту милли үзаңны үстерү ягыннан бүгенге көндә бик нәтиҗәле эш.

"Мондый символлар аша татарларда милли үзаң үсә башлый. Милли яки дини үзаңның ниндидер үзенең бер символы булырга тиеш. Татарстан туграсы татар милләтенең шундый символларының берсе", дип белдерде ул Азатлыкка.

Аның сүзләренчә, тугралы байракчык таратып кына бар кешегә дә фикерне җиткереп булмаса да, бу эшчәнлек — зур адым.

"Ничек кенә булмасын, мондый чаралар бик кирәкле. Шулай ук Татарстан байрагы төсендәге тасмалар тарату да мөһим. Хакимият әлегә тугра көнен искә алып чаралар уздырмый. Шулай да. соңгы елларда республиканың кайбер министрлыклары "Азатлык" татар яшьләре берлеге кебек иҗтимагый оешмадан күреп Татарстан байрагы төсендәге тасмаларны таратуны үзе дә оештыра башлады. Соңгы тапкыр Татарстан яшьләр эшләре министрлыгы Бауман урамында республика байрагы төсендәге тасмалар тараткан иде. Тамчы тама-тама таш яра, дигән әйтем бу очракта бик туры килә", диде Гарифуллин.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге 5 февральдә Төркиянең Истанбул шәһәрендәге Үскүдар мәйданында да Татарстан туграсы кабул ителүгә 29 ел тулуны тугралы байракчыклар таратып билгеләп үткән иде.

XS
SM
MD
LG