Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы полиция хезмәткәрләренә буйсынмаган өчен штрафларны арттырды


Кабаттан тәртип бозу очрагында 20 мең сумга кадәр штраф сугылырга мөмкин.

Русия думасы полиция вәкилләренә буйсынмаган өчен штраф күләмен арттыручы канун өлгесен өченче укылышта кабул итте. Бу турыда Дума сайтында хәбәр ителә.

Канунга ярашлы, иң югары штраф бер меңнән дүрт мең сумга кадәр күтәрелә, бу төр хокук бозу кабат эшләнсә, 20 мең сумга кадәр штраф сугылырга мөмкин.

Митингларны финанслау кагыйдәләрен бозу да кырысрак җаваплылыкка тартыла башлаячак. Физик затларга бу иң күбе 20 мең сум штраф, юридик затларга 200 мең сум штраф белән яный.

Русия думасы күптән түгел кабул иткән канунга ярашлы, митингларны чит ил ватандашлары финанслый алмый. Чарага акчалар банк хисабына гына күчерелә ала, ул хисап Русиядәге банкта ачылган булырга тиеш. Хисапка акча күчерүчеләр үзләре турында мәгълүматны ачык күрсәтергә тиеш була.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын урнаштырыгыз (Android өчен монда, iOS өчен монда) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга да онытмагыз!

XS
SM
MD
LG