Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртия Русиядә беренче булып битлек кимәүне рөхсәт итте


Узган тәүлектә республикада 97 кешедә коронавирус расланган. Бу карар халыкның күпчелеге COVID-19 белән чирләп терелде дип аңлатылды.

Удмуртиядә 12 февральдән битлек кию мәҗбүри булмаячак. Бу турыда республика җитәкчесе Александр Бречалов хәбәр итте. Башлык бу карарны халыкның күпчелеге COVID-19 белән чирләп терелде дип аңлатты.

Шул ук вакытта коронавирус белән авырганы булмаган кешеләрдән ул җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрүләрен үтенде.

Удмуртия хакимияте коронавирус эпидемиясе бераз чигенде дип белдерә. Шул сәбәпле 10 февральдән җәмәгать туклануы урыннары, кинотеатрлар һәм театрларның эшенә чикләүләр алына. Спорт чараларына һәркем керә алачак, бары 65 яшьтән өлкәнрәкләргә генә бу рөхсәт ителми. Заллар яртылаш кына тулган булырга тиеш.

Русиядә битлек кию тәртибе 2020 елның 28 октябрендә кертелгән иде. Роспотребнадзор таләбе нигезендә русияләр кеше күп җыелган урыннарда, җәмәгать транспортында, такси, лифт һәм парковкаларда битлек кияргә тиеш булды.

РБК сораштырган вирусологлар битлек кию яз ахырына кадәр дәвам итәр, ә эпидемиология хәле начаррак булса, җәй көне дә битлекләр кияргә кирәк булачак дип белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын урнаштырыгыз (Android өчен монда, iOS өчен монда) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга да онытмагыз!

XS
SM
MD
LG