Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кончаловскийның Новочеркасскида тыныч йөрешкә чыгучыларга ату турындагы фильмы Оскарга дәгъва итә


Андрея Кончаловскийның "Кадерле иптәшләр!" фильмыннан кадр.

Кончаловский эше "Чит телдәге иң яхшы фильм" номинациясендә тәкъдим ителгән.

Андрей Кончаловскийның "Кадерле итәшләр!" ("Дорогие товарищи!") дип аталган фильмы Америка кино академиясе бүләгенә – Оскарга дәгъва итә. Ул "Иң яхшы чит ил киносы" номинациясендә кыска исемлеккә кергән. Фильмда 1962 елда совет хакимиятенең тыныч демонстрациягә чыккан кешеләргә ут ачу вакыйгасы сурәтләнә.

Кончаловский фильмыннан кала, бу номинациядә тагын 15 фильм ярыша, алар арасында Босния һәм Һерцеговина, Чили, Чехия, Дания, Франция, Гватемала, Гонконг, Иран, Кот-дʼИвуар, Мексика, Норвегия, Румыния, Тайвань һәм Тунис кино төшерүчеләренең эшләре бар.

Аннан алда "Кадерле иптәшләр!" фильмы Венеция кинофестивалендә җюриның махсус призына лаек булган иде.

Кончаловский фильмнары Русиядән ике тапкыр Оскарга тәкъдип ителде, тик номинациягә үза алмады. Советлар Берлеге таркалгач Оскар Русия режиссеры Никита Михалковның "Утомленные солнцем" фильмына бирелгән иде. Соңыннан Андрей Звягинцевның "Левиафан" һәм "Нелюбовь" фильмнары номинация алды, әмма җиңмәде.

Номинантлар исемлеге 15 мартта әйтеләчәк. Җиңүчеләрне котлау тантанасы 25 апрельгә билгеләнгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын урнаштырыгыз (Android өчен монда, iOS өчен монда) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга да онытмагыз!

XS
SM
MD
LG