Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда татар телендә язылган элмә такталарда хаталар эзләү бәйгесе бара


Чаллыда урам атамасы
Чаллыда урам атамасы

Бәйге Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссия башлангычы белән үткәрелә.

Татарстанда татар телендәге элмә такталарда һәм мәгълүмат такталарында хаталарны ачыклауга багышланган бәйге бара. Анда Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән һәр кеше катнаша ала. Бәйге Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссия башлангычы белән үткәрелә.

Бәйгедә катнашу өчен порталдагы "Халык контроле" бүлегендә "Исем һәм язулардагы хаталар" категориясен сайларга кирәк. Шуннан соң хаталары булган элмә такталарның җибәрергә мөмкин. Фото янына хата турында текст та язарга була. Элмә такталардан тыш, бу шулай ук мәгълүмат такталары, топографик тасвирлама, республика җирлегендә юл күрсәткечләре яки аншлаглар булырга мөмкин. Фотода тактаның нинди оешманыкы булуы күренергә тиеш. Моннан тыш, аның кайсы адрес буенча урнаштырылган булуын күрсәтергә кирәк.

Хата турында мөрәҗәгатьне Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына да хәбәр итәргә мөмкин.

Бәйге ахырында йомгаклары буенча оештыручылар "Халык контроле"ндә урнаштырылган хәбәрнамәләрдә иң күп санда фотоматериаллар җибәргән 10 җиңүчене билгелиячәк. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы агымдагы елның дүртенче чирегендә узачак, дип хәбәр итә оештыручылар. Фотоматериаллар 1 сентябрьгә кадәр кабул ителәчәк.

Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясендә белдерүләренчә, бәйгенең төп максаты – татар телен саклап калу һәм популярлаштыру, республика халкының игътибарын элмә такталарда, топографик тамгаларда, юл күрсәткечләрендә һәм торак йортларның аншлагларында татар телендәге хаталар һәм язулар проблемасына җәлеп итү.

Татарстанда татар телендәге элмә такталарда хаталар яки аларның бөтенләй булмау проблемы әледән әле күтәрелеп килә. Моңа кадәр башлыча моңа татар активистлары игътибар итеп килде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG