Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов: авылларда түләнгән акчаны хезмәт хакы дип атап булмый


Президент сүзләренчә, авыл кешеләренә урларга гына кала.

Татарстандагы күп авылларда кешеләр түбән хезмәт хакы ала. Бу хакта бүген президент Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы министрлыгының еллык киңәшмәсендә белдерде.

"Тауар булмаса, лаеклы хезмәт хакы була алмый. Әгәр хезмәт хакы начар икән, димәк, сыйфаты да шул дәрәҗәдә булачак. Авыл халкын Казан, Чаллы тирәсенә җыю эш түгел. Без авылларда шартлар тудырырга, юл, газ, мәктәп салырга һәм, иң мөһиме, кешеләрне эшле итәргә тиеш. Югары хезмәт хакы алган мисаллар бар, ләкин бик күп авылларда түләнүче акчаны хезмәт хакы дип атап булмый. Ул йә урларга, йә эшкә килеп нидер өенә алып кайтырга мәҗбүр була", диде Миңнеханов.

Түбән хезмәт хакы белән беррәттән авылларда терлек саны кимүе күзәтелә.

"27 районда терлек саны 22 500гә кимегән. Аксубай, Әлмәт, Нурлат, Түбән Кама, Лаеш, Әгерҗе районы, нәрсә уйлыйсыз сез? Сездә завод, фабрика юк. Төп керемегез – ит белән сөт. Кайбер районнар бөтенләй өметсез, берни эзләми. Район башлыкларына "безнеке юк инде, эшлисе юк", дип утырасы түгел. Сез моңа җавап бирәсез", диде Миңнеханов.

2020 елда Татарстанда 686 мең баш мөгезле эре терлек булган. Бер ел эчендә аларның саны өч процентка азайган. Кош-кортлар мәсьәләсендә хәл тагын да катлаулырак. Алар 2019 ел белән чагыштырганда алты процентка кимегән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG