Accessibility links

Кайнар хәбәр

Владикавказда "Магнит" кибетендә шартлау булган


Бина газ шартлау аркасында җимерелеп төшкән, үлемнәр юк дип хәбәр ителә.

12 февраль иртәсендә Төньяк Осетия – Алания башкаласы Владикавказда "Магнит" кибете урнашкан бинада газ шартлап, ул тулысынча җимерелгән. Бина хәрәбәләре астыннан бер кеше табылган, ул зыян күрмәгән дип хәбәр ителә. Башка үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр булуы әйтелми.

"Гагкаев урамында "Магнит" супермаркеты шартлады, ул кәрт йорты кебек җимерелеп төште" дип хәбәр иткәннәр төбәк эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә. Хәзер шартлау булган урында 120гә якын ашыгыч хезмәт вәкиле эшли диелә.

Бина өч катлы булган. "Россия-24" каналы хәбәр иткәнчә, беренче катында супермаркет һәм косметика кибете, калган катларда офис һәм теш табибы бүлмәләре эшләгән. Бина шартлаганда кибетләр ачылмаган булган. Җимереклекләр астыннан бинада сакчы булып эшләгән кеше табылган. Ул исән. Хәзер аның белән хокук саклау оешмалары эшли диелә. Ул бина шартлаган вакытта анда үзе генә булуын әйткән.

"Беренчел мәгълүматка караганда, төзексез җиһазлардан газ сарку сәбәпле һава-газ катнашмасы кабынып киткән" дип белдергән "Интерфакс" чыганагы. Ашыгыч хезмәт вәкилләре сүзләренә караганда, бинаның идән астындагы катында кислород мичкәләре сакланган булган. Соңрак хакимият вәкилләре шартлауның беренчел сәбәбе газ булуын раслаган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG