Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзбәкстан 2023 елга латин имласына күчәргә җыена


Латин әлифбасында элмә такта.
Латин әлифбасында элмә такта.

Үзәк Азия илләре советлар вакытында кертелгән кирилл әлифбасыннан әкренләп баш тарта.

Үзбәкстан хөкүмәте рәсми документларны һәм матбугат чараларын латин имласына тулысынча күчереп бетерү турында карар чыгарды. Әлеге таләп үз көченә 2023 елның гыйнварыннан керә. Латин имласына күчү Казакъстанда да бара, Үзәк Азия илләре совет вакытында кертелгән кирилл әлифбасыннан әкренләп күчә бара.

Үзбәкстанның латин имласына күчү 1993 елда ук планлаштырылган иде һәм ул 2000 елдан да калмый тормышка ашырылга тиеш иде. Нәтиҗәдә илдә ике төрле әлифба яшәп килә, моннан тыш, документларның бер өлеше чынлыкта урыс телендә алып барыла.

2019 елда үзбәк әлифбасын камилләштерү эшче төркеме 1993 елда кабул ителгән вариантка кайтырга тәкъдим итте. Әлифбаның беренче вариантында 30 хәреф һәм апостроф бар, тамгалар төрек теленең латин язмасына охшаш.

2020 елның октябрендә ил президенты Шәүкәт Мирзиёев хөкүмәткә өч ай эчендә эшче төркем төзеп, латиницага нигезләнгән үзбәк әлифбасына күчү планын ясарга кушты. Февральдә хөкүмәт бу планны раслады дип хәбәр итә Азатлык Радиосының үзбәк хезмәте.

2023 елның 1 гыйнварына латин әлифбасына бөтен документлар, шәхес таныклыклары, топонимнар, оешма атамалары, элмә такталар, матубгат чаралары, реклам һәм белдерүләр күчеп бетәргә тиеш.

2015 елга кадәр Казакъстан да латин әлифбасына күчәргә җыена. Бу темага сөйләшүләр Кыргызстанда да бара. Үзәк Азиядә латин имласына күчү советлар мирасыннан качу һәм Русия йогынтысын киметергә тырышу белән бәйле.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG