Accessibility links

Татарстанда сәүдә үзәге һәм ФАПларда коронавирустан вакцина ясый башлыйлар


Республикага китерелгән вакцинаның әлегә 43 проценты гына кулланылган.

15 февральдән Казанның "Meгa" сәүдә үзәгендә вакцина ясату пункты ачыла. Бу хакта бүген Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков матбугат очрашуында белдерде. Сәүдә үзәгендәге вакцинаны иртәнге 10нан кичке сәгать 8гә кадәр ясатып булачак. Бу мөмкинлек Казан кешеләре өчен тудырылган.

"Вакцина алдыннан табиб караячак. Икенче дозаны сырхауханәдә ясарга киңәш итәчәкбез. Узган ел анда грипптан вакцина ясату пункты эшләде. Халыкта ажиотаж күрмәдек. Без көненә 150 вакцина ясый алабыз. Әгәр ихтыяҗ булса, бригадаларны арттырачакбыз. Көненә бер-ике кеше килсә, бу пунктны эшләтү турында уйлаячакбыз", диде ул.

Хәзерге вакытта Татарстанда вакцинаны 100 урында ясарга була. Алар арасында авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктлары һәм республика буенча йөрүче мобиль пунктлар да булачак.

"Вакцина ясату киң колач җәйде. Беренчедән, сырхауханәләрдә, район үзәк хастаханәләрендә эшләргә була. Икенчедән, оешмаларга мобиль бригадалар чыга. Өченчедән, сәүдә үзәгендә урын ачылды. Дүртенчедән, фельдшер-акушерлык пунктларында вакцина ясатырга була. Алар Казанда да бар. Шуларның берсендә бу эш бара. Көненә алар 5-6 вакцина ясата. Шулай ук Татарстан буенча йөрүче дүрт мобиль пунктларда да вакцина ясатырга мөмкин булачак. Алар җиһаз сатып ала", диде Владимир Жаворонков.

Татарстанда 81 122 "Спутник V" вакцинасы китерелгән. Әлегә аны 35 125 кеше ясаткан. Бу республикада булган вакцинаның 43 проценты кулланылган дигән сүз.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусны тагын 72 кеше йоктырган. Пандемия башланганнан бирле 296 кеше үлгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG