Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай COVID-19 очраклары турында беренчел мәгълүматны Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасына бирүдән баш тартты


Кытай хакимияте мәгълүматлар бирүдән баш тартуы турында аңлатма бирмәде.Кытай хакимияте мәгълүматлар бирүдән баш тартуы турында аңлатма бирмәде.

Кытай хакимияте Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (WHO) белгечләренә коронавирусның беренче очраклары турында шәхси мәгълүматлар бирүдән баш тартты. Бу хакта пандемия килеп чыгуын тикшерүче Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләренә сылтама белән The Wall Street Journal яза.

Белгечләр Кытайның Үһән (Ухань) шәһәрендә эшкәртелмәгән 174 очрак турында мәгълүмат сорады. Бу аларга вирусның илдә кайчан һәм ничек тиз таралуы турында нәтиҗә ясарга ярдәм итә ала. Моның урынына хакимият аларга Кытай галимнәре эшкәрткән мәгълүматның бер кыска өлешен бирде.

Элегерәк The Wall Street Journal хәбәр итүенчә, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы уздырган беренчел нәтиҗәләргә күрә, коронавирус инфекциясе рәсми расланганнан ике ай алда башланган булырга мөмкин. Кытай хакимияте мәгълүматлар бирүдән баш тартуы турында аңлатма бирмәде.

2019-nCoV исеме алган билгесез коронавирус 2019 елның декабрь башында Кытайның Хубэй вилаятенең Үһән (Ухань) шәһәрендә ачыкланды. Вирусның чыганагы – шәһәрдәге кыргый җанварлар сатыла торган базар диелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG