Accessibility links

Татарстан белән Башкортстанда яшәү минимумы артты


Татарстанда ул 9 955 сумны, Башкортстанда - 10 015 сумны тәшкил иткән.

2021 елга Татарстанда яшәү минимумы артты. Бу хакта хөкүмәт башлыгы Алексей Песошин кул куйган карарда әйтелә.

Карардан күренгәнчә, яшәү минимумы 287 сумга (3 процент) арткан. Хәзер ул бер кеше башына 9 955 сум туры килә. Эшләүчеләр өчен 10 622 сум, пенсионерлар өчен 7 процентка артып, 8 423, балаларга - 9 995 сумны тәшкил итә.

Башкортстанда яшәү минимумы зуррак. Анда ул кеше башына 10 015 сумны тәшкил итте. Эшләүчеләр өчен яшәү минимумы 10 641 сум, пенсионерларга 9 605, балаларга 10 077 сум туры килә.

Ел башында Русиядә яшәү минимумын арттырдылар. Кеше башына ул 11 653 сум тәшкил итә.

Яшәү минимумын арттыру сәяси вакыйгалар алдыннан эшләнә. Быелның сентябрь аенда Русия Дәүләт думасына депутатлар сайлау үтәчәк. Рәсми сайлау алды кампаниясе җәй айларында узар дип көтелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG