Accessibility links

Кайнар хәбәр

14 февраль митингында тоткарланган ике кешегә унышар мең сум штраф салынган


"Социалистик альтернатива" хәрәкәте шигарьләре, 14 февраль, Казан.
"Социалистик альтернатива" хәрәкәте шигарьләре, 14 февраль, Казан.

Активистлар митинг темасына туры килмәгән шигарьләр белән чыккан өчен хөкем ителгән.

"Социалистик альтернатива" хәрәкәте вәкилләре Анастасия Пузакова һәм Ксения Безденежных Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе карары белән унышар мең сум штрафка хөкем ителгән. Аларны митингта катнашкан вакытта кагыйдәләрне бозуда гаепле дип тапканнар.

Активистларны 14 февральдә Казан үзәгендә узган митингтан соң тоткарлаганнар. Бауман урамы буйлап барганда аларны куәт хезмәткәрләре уратып алып, полиция автобусына илтеп утырткан. Тугыз кешене өч сәгатькә якын полиция бүлегендә тотканнар. Нәтиҗәдә алтысын административ канун бозу турында беркетмә тутырмыйча гына өйләренә җибәргәннәр.

Анастасия Пузакова һәм Ксения Безденежныхка "җыен, митинг, демонстрация, йөреш яки пикетлауны уздыру кагыйдәләрен бозу"да гаеп белдергәннәр.

Тагын бер тоткарланучы – Джавид Мамедов иртәнгә кадәр полиция бүлегендә калдырылган. Ул полиция хезмәткәренә буйсынмауда гаепләнә.

Вахитов районы мәхкәмәсендә Пузакова һәм Безденежных эше каралган вакытта куәт хезмәткәрләре бу кызлар 5 мартта эш ташлау чарасына чыгарга өндәгән шигарь тотып торды дип белдергән. Бу турыда "Idel.Реалии"гә "Соцальтернатива" хәрәкәте вәкилләре сөйләгән.

Мәхкәмә кызларның икесенә дә 10шар мең штраф суккан. Активистлар мәхкәмә карарын шикаять итәргә җыена.

14 февральдә Казан кирмәне янында оппозициянең килешенгән митингы узды. Ул "канунсыз тоткарлау һәм репрессияләргә каршы" митинг дип белдерелде. Митингта 9 кеше тоткарланды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG