Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дамир Исхаков: "Башкорт халкы үсеше стратегиясендә татарга каршы җөмләләр бар"


Дамир Исхаков.
Дамир Исхаков.

Тарих фәннәре докторы, "Туган җир" журналының баш мөхәррире Дамир Исхаков фикеренчә, башкорт халкы үсеш стратегиясен ныклап өйрәнергә кирәк.

Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура утырышында чыгыш ясап, Дамир Исхаков Башкортстандагы хәлләргә тукталды. Исхаков шулай ук җанисәп мәсьәләләре буенча аналитика һәм мониторинг төркеме җитәкчесе булып тора. Аның сүзләренчә, хәзер татар хезмәтләрен күрше республикада тарату авыр. Мисал өчен, Башкортстан татарлары турында 7 500 данәдә китапчыкны татар авылларына тарата алмаганнар.

Моннан тыш, күптән түгел дөнья күргән башкорт халкы стратегиясендә татарга каршы эшләнгән өлеше бар, дип саный Дамир Исхаков. "Башкорт стратегиясен өйрәнергә кирәк. Анда татарга каршы юнәлдерелгән пунктлар бар. Төньяк-көнбатыш диалекты тирәсендәге "биюләр" чыннан да татар милләтенә каршы. Ул мәсьәлә тирәнрәк ята. Нугай, башкорт һәм хәтта казакълар урта гасырдан татар халкын юкка чыгарырга тырышалар. Алар барысы да бөек милләт булырга телиләр. Безгә урта гасыр исемебезне, тарихыбызны, образыбызны сакларга тиеш", диде тарихчы.

Вице-премьер, Дөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев башкорт стратегиясендә "безнең өчен дә кулланырга мөмкинлекләр бар, чагыштыру өчен түгел, файдалы әйберләр табып, татар халкын берләштерү буенча карарга кирәк", диде.

Дамир Исхаков шулай ук Дөнья татар конгрессы яңача эшли башларга тиеш диде.

"Бездә иске ысуллар кулланыла, яңаларын файдаланырга кирәк. Ркаил әфәнде дә (Ркаил Зәйдулла – язучы, депутат) яңа юнәлешләр турында әйтте. Бәлки, безгә әллә кая барып торырга кирәкмидер. Мәгълүмати чараларны куллану, челтәр аша хәбәр таратырга кирәк. Алдагы дәвердә эшли алырлык экспертлар шурасын оештыруны максат итеп куябыз. Русиядә татарлар күпләп яшәгән төбәкләргә барып, урыннарда экспертлар шурасын булдырырга һәм аларны безгә тоташтырырга телибез. Безнең татар милләтенең баш мие бер җиргә җыелырга тиеш. Бер төркем политтехнологлар каршы эш башласалар да, безгә каршы тору авыр. Шуңа үзебезгә оешырга кирәк", диде Исхаков.

Милли шура утырышында Дәүләт шурасы депутаты, язучы Ркаил Зәйдулла татар конгрессы эшенә үзгәрешләр кертергә, ерак төбәкләргә барыр урынга Идел-Урал төбәкләренә игътибарны арттыруны сорады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG