15 февральдә Казанның сәяси репрессияләр корбаннары истәлегенә салынган һәйкәл янында узган чарада унбишләп татар егет-кызы Һади Атласины бер минут тын торып искә алды.
Бу турыда Азатлыкка берлекнең активисты Фәнил Гыйләҗи белдерде.
Аның сүзләренчә Һади Атласины сәяси репрессияләр корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл янында искә алуны "Азатлык" татар яшьләре берлеге даими оештырып килә һәм быел ул алтынчы тапкыр үткән.
"Шушы ук көнне Казанда Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен дә искә алалар. Җәлилне искә алуны дәүләт зурлап оештырса да, Һади Атласи һәм аның көрәштәшләрен бары тик "Азатлык" татар яшьләре генә искә ала. Дәүләт Һади Атласины искә алуны оештырмый. Һәм без моны Атласиларга карата булган гаделсезлек дип саныйбыз", дип белдерде.
Фәнил Гыйләҗи Һади Атласи һәм аның көрәштәшләре татарның милли фикере, милли идеялары өчен көрәшеп, башларын салган, дип әйтте.
"Атласилар берничек тә онытылырга тиеш түгел. Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре фашистларга каршы көрәшеп Советлар берлеге азатлыгы өчен көрәшкән булса, Һади Атласи һәм аның көрәштәшләре татарның милли азатлыгы, татар халкының милли үсеше, алгарышы өчен көрәшеп һәлак булган егетләр", диде.
Гыйләҗи Һади Атласиларны искә алуның формалары төрле булырга мөмкин, әмма алар да кимендә Җәлил һәм Алишлар дәрәҗәсендә хәтерләнергә тиеш дип саный.
"Атласиларга да дәүләт тарафыннан Җәлилчеләргә карата булган хөрмәт күрсәтелергә тиеш. Ким дигәндә аларга да дәүләт әһелләре чәчәк салсын иде
Ныклап торып уйлаганда аларга багышлап фәнни конференцияләр оештырылырга, мәчетләребездә аларга багышлап догалар укылырга, алар мәктәпләрнең тарих китапларына кертелергә тиеш. Һәм тарихның бер этабы буларак укучылар татарның шундый каһарманнары булуын, аларның үзләрен милләт өчен корбан иткәнлекләрен мәктәп яшеннән белеп үсергә тиешләр. Шулай укҺади Атласига Казанда музей һәм һәйкәл дә булырга тиеш", дип белдерде активист Фәнил Гыйләҗи.
Һади Атласи
Һади Атласи 1876 елда Чүпрәле районы Иске Чәке авылында туа. 1908 елда Оренбурның Каргалы бистәсендәге Гани Хөсәеновның укытучылар семинариясен тәмамлый. 1903 елда Бөгелмә өязе Әлмәт авылы (хәзерге Әлмәт шәһәре) мәдрәсәсендә имам һәм мөдәррис. Әлмәттә кызлар мәктәбе ача.
1907 елда Самар губернасыннан Русия думасына депутат итеп сайлана. 1911-1914 елларда "Себер тарихы", "Казан ханлыгы", "Сөембикә" тарихи әсәрләрен бастырып чыгара. 1929 елда Атласины кулга алып ун елга Соловкидагы каторгага сөрәләр. 1936 елда ул кабаттан кулга алына.
1937 елның 23-28 октябрендә Идел буе хәрби округы хәрби трибуналы тугыз татар зыялысын атарга хөкем итә. Алар: тарихчы Һади Атласи, укытучы Гали Алтынбаев, имам Касыйм Исхаков, язучы Фазыл Туйкин, укытучы Кәбир Туйкин, укытучы Сабир Уразманов, имам Барый Фаттахов, хезмәткәр Зәкәрия Фаттахов һәм имам Рәшит Яруллин.
1958 елда Һади Атласиның гаепсезлеге таныла һәм ул реабилитацияләнә.
Казанда бер урамга Һади Атласи исеме бирелгән. Бөгелмә шәһәрендә 14нче санлы татар гимназиясе Һади Атласи исемен йөртә, анда аның музее да бар. Бөгелмәдә шулай ук Һади Атласи хәйрия фонды эшли, ул ел саен "Мәгърифәтче", "Шәфәгать иясе", "Милләтпәрвәр", "Иҗтиһатлы укучы" номинацияләрендә Атласи премияләрен тапшыра.