Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья чемпионатында беренче тапкыр Башкортстан гимны яңгырады


Динар Вәлиев.
Динар Вәлиев.

Дөнья допингка каршы агентлыгы чемпионатта Русия гимны һәм байрагын куллануны тыйды.

14 февральдә Тольяттида узган боз өстендә мотоузышлар буенча дөнья чемпионатында (FIM Ice Speedway Gladiators) Уфадан җиңүче Динар Вәлиев хөрмәтенә Башкортстан гимны яңгырады.

WADA - Дөнья допингка каршы агентлыгы чемпионатта Русия гимны һәм байрагын куллануны тыйганнан соң төбәк гимнын яңгыратырга карар кылынган. Динар Вәлиев шулай ук Башкортстан байрагы белән бозга чыкты. Чехия, Германия, Австрия, Казакъстан, Финляндия һәм башка илләр байраклары арасында Башкортстан байрагы да бар иде.

Башкортстан гимны спорт тарихында беренче тапкыр дөнья беренчелегендә яңгырады.

Динар Вәлиев 1995 елда Ижауда туган. Берничә ел дәвамында Уфада Габдрахман Кадыйров исемендәге спортның техник төрләре үзәгендә шөгыльләнә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG