Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда коронавирустан үлүчеләрнең рәсми саны 300дән артты


Республика сәламәтлек саклау министрлыгы узган тәүлектә тагын дүрт кешенең коронавирустан үлүен хәбәр итә.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирустан тагын дүрт кеше үлгән. Бу мәгълүматны республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы китерә. Яңа төр вирус корбаннары саны 303гә җитте. Русия статистикасында 16 февраль иртәсенә 299 үлем булуы турында әйтелә.

1940, 1946, 1947 елгы ирләр, 1936 елгы хатын-кыз үлгән диелә.

Стопкоронавирус.рф сайтындагы мәгълүматка карый, 15 февральгә Татарстанда коронавирус йоктыруның 70 яңа очрагы теркәлгән. Пандемия башыннан 17237 кеше вирус эләктергән, шулардан 13704 кеше терелгән.

15 февраль саннарына караганда, Башкортстанда барлыгы 26687 кеше COVID-19 йоктырган, 5702 кеше хәзерге вакытта чирдән дәвалана. Бер тәүлектә тагын 155 кешедә вирус табылган, моннан тыш, 162 кешегә пневмония диагнозы куелган. 234 кеше хастаханәләрдә ята, 39 авыр очрак, 8 кеше үпкә җилләтү җиһазына тоташтырылган. Пандемия башыннан Башкортстанда коронавирустан 232 кеше үлгән дип хәбәр ителә.

Русиядә COVID-19 йоктыру очраклары 4 миллионнан артты, чир 80 меңнән артык кешенең гомерен өзде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG