Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада XX гасыр башында татар байлары турында лекция укылды


Михаил Роднов белән очрашуда.
Михаил Роднов белән очрашуда.

XIX гасыр ахыры-XX гасыр башындагы Уфа һәм Уфа губернасының татар эшкуарлары еллык акча әйләнеше бүгенге акчага әйләндергәндә миллиард сумнан артып киткән.

Мәрьям Солтанова исемендәге бәхәс клубында галим, тарих фәннәре докторы, профессор Михаил Роднов белән очрашу узды. 15 февральдә узган әлеге чарада галим "XIX гасыр ахыры, XX гасыр башындагы Уфа һәм Уфа губернасының татар эшкуарлары" дигән темага лекция укыды.

Михаил Роднов сүзләренчә, 1865 елда Уфада беренче тапкыр зур эшкуарлар исемлеге төзелә, аңа ике татар бае да керә. Алар —кибет тотучы Ахун Сөләйманов һәм Мөхәммәтдин Курамшин.

1869 елда татар эшкуарлары саны күбәя, аларның күпчелеге җимеш сату белән шөгыльләнә. Шул ук елда Уфада беренче тукыма сату кибете ачыла.

Михаил Роднов
Михаил Роднов

Галим ул чордагы Уфа байларының исемлеген төзүен дә сөйләде. Аңа караганда, иң зур байларның еллык акча әйләнеше бүгенге акчага әйләндергәндә миллиард сумнан артып киткән.

"Мин Уфадагы иң бай эшкуарларның исемлеген төзедем. Анда беренче унлыкка фабрикант Зариф Үтәмышев керә. Мөселман эшкуарлары православ эшкуарларга караганда да ныграк алга китә. Моның сәбәбе бәйрәмнәргә бәйле. Православ бәйрәмнәрдә урыс байларының кибетләре эшләми, мөселман бәйрәмнәрендә татар байларының кибетләре ял итә. Мөселманнарда елына берничә генә бәйрәм, ә православларда бик күп бәйрәм. Шул сәбәпле кибетләре еш ябылып тора һәм аларга керем килми. Хәтта ул чакта урыс байлары шәһәр думасына мөселманнар өстеннән шикаять тә бирә", диде Михаил Роднов.

Михаил Роднов сорауларга җавап биргәндә милли мәсьәләдә дә фикерләрен белдереп, ХХ гасыр башына кадәр "башкорт" сүзе милләтне атаучы гына түгел, социаль төркем, сословиене күрсәткәнлеген әйтте. Аның сүзләренчә җиргә, башка өстенлекләргә ия булу өчен "башкорт" булып язылу гадәти күренеш була. Хәрби хезмәттә булган типтәр һәм мишәрләр башкорт булып языла.

Галим Уфаның 2024 елда 450 еллык юбилеен билгеләүнең дөреслеккә туры килмәвен дә әйтте. Аның сүзләренчә, бу тарихи дөрес түгел, сәясәтчеләр уйлап чыгарган дата. "Уфага быел 435 яшь, аңа 1586 нигез салынган. 2024 елда 450 еллык юбилей дип шәһәрнең 438 еллыгын уздырачакбыз" диде Михаил Роднов.

Галим татар эшкуарларын өйрәнү өчен аспирантка мохтаҗлык кичерүен әйтте. Чын тарихны төзәтү белән шөгыльләнүчеләрнең булуын да билгеләде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG