Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ Татарстанда һәм Кырымда террорчылыкны финанслаучылар тоткарлануын белдерде


Тоткарланучылар хәйрия белән шөгыльләнгән булып, Русиядә тыелган "Ислам дәүләте" оешмасына акча җибәреп яткан дип хәбәр ителә.

Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) Татарстанда һәм Кырымда террорчылык эшчәнлеген финанлау белән шөгыльләнгән бер төркем кеше тоткарлануын хәбәр итә. Бу кешеләр хәйриячелеккә сылтанып, Русиядә тыелган "Ислам дәүләте" халыкара террорчылык оешмасына акчалар салган диелә ФСБның Иҗтимагый элемтәләр үзәге хәбәрендә. Бу турыда ТАСС яза.

Бу кешеләр 2015-2019 елларда интернетта ачылган төркемнәр аша хәйрия өчен дип алдап акчалар җыйган, һәм аларны чит илгә террорчыларга җибәреп барган диелә ФСБ хәбәрендә.

Әлеге төркем кешеләре тоткарланган диелә. Тентү вакытында аларның элемтә чаралары, санаклары, мәгълүмат саклау җиһазлары алынган. Террорчылык эшчәнлегенә ярдәм итү маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган, эзләү һәм тикшерү чаралары дәвам итә дип белдерелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG