Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада мәхкәмә протестка чыккан 75 яшьлек иргә 10 мең сум штраф салган


Навальныйга ирек таләп итеп узган килешенмәгән митингта Анатолий Шерстобитов үз-үзен яндырган журналист Ирина Славинаның үлемендә Русия хакимиятен гаепләгән шигарь  тотып торган.

31 гыйнварда Уфада килешенмәгән протест чарасында катнашкан өчен 75 яшьлек Анатолий Шерстобитовка мәхкәмә 10 мең сум штраф суккан. Бабай үз-үзен яндырган журналист Ирина Славинаның үлемендә Русия хакимиятен гаепләгән шигарь тотып торган булган.

Үзен ничек тоткарлауларын Шерстобитов "Эхо Москвы Уфа"га сөйләгән. "Мин "Хакимият Ирина Славина үлеме өчен җавап бирә" дигән язу тотып чыктым. Хөкүмәт йорты янына бармакчы идем, анда куәт хезмәткәрләре торганлыктан курыктым. Телебашня янына бардым. Митинг тәмамланып килә иде инде. Кешеләр мине фотога төшерде. Аннары куәт кешеләре килде дә, мине тоткарладылар" дип сөйләгән Шерстобитов.

Полиция бүлегендә аңа килешенмәгән митингта катнашу турында беркетмә язганнар. Бер атна элек Уфаның Киров мәхкәмәсе бабайны 10 мең сумга штарфка тарту турында карар чыгарган.

"Мин Навальный турында чыктым. Аны агулап үтермәкче булдылар, агулап җиткермәделәр. Ә кайткан иде – утырттылар да куйдылар. Нигә җинаять эше ачмыйлар, анңа һөҗүм итүне тикшермиләр?" дигән пенсионер.

Ул штраф күләменең түләп була алмаслык зур булуын да әйткән. Хатыным хастаханәдә дәвалана, көн саен аның янына барып йорим дигән.

"Минем өчен һәр тиен чутлы, ә монда 10 мең сум. Без икебез дә балалар йортында үстек, беркемебез дә юк" дип сөйләгән бабай.

Ул район мәхкәмәсе карарына апелляция биргән, һәм Башкортстан Югары мәхкәмәсе бу җәза карарын гамәлдән чыгарыр дип өметләнә.

2 октябрьдә Түбән Новгородта чыга торган Koza Press басмасы баш мөхәррире Ирина Славина Түбән Новгородтагы өлкә эчке эшләр идарәсе бинасы янында үз-үзен яндырып үтерде. Журналистның фаҗигале үлеменнән соң хокук яклаучылар, аның туганнары, хезмәттәшләре җинаять эше ачуны таләп иткән иде. Ләкин Русия тикшерү комитетының Түбән Новгород идарәсе бу үлем очрагында "җинаять булуын раслаучы объектив мәгълүмат күренми" дип табып, җинаять эше ачмады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG