Accessibility links

Кайнар хәбәр

Brent нефтенең бәясе мичкәсенә 65 доллардан артты


Соңгы тапкыр нефтькә мондый бәя узган елның гыйнварында булды. 2021 ел башыннан кара алтынга дөнья бәяләре арту күзәтелә.

Лондондагы ICE биржасында сатуларга караганда, Brent тамгалы нефть бәясе мичкәсенә 65 доллардан артып киткән. Иртәнге сәгать бишкә бу төр нефть 2,88 процентка кыйммәтләнеп, 65,18 доллардан сатылган. Мондый бәяләр соңгы тапкыр узган елның гыйнварында булган.

Көнбатыш Техаста чыгучы WTI нефте мичкәсенә 61,77 долларга сатыла, ул 2,86 процентка кыйммәтләнгән.

Узган елның мартында ОПЕК илләре килешә алмау сәбәпле, шулай ук коронавирус пандемиясе аркасында кара алтынны куллану кимегәнгә күрә, һәм башка сәбәпләр белән дөньяда нефть бәяләре төшкән иде. 2021 ел башыннан бәяләрнең кире күтәрелүе күзәтелә. Экспертлар моны ковид йоктыручылар саны кими баруы һәм вакцинацияләү белән аңлата. Шулай ук Кытай нефтьне күбрәк сатып ала башлавы, элек шыплап тулган нефть саклагычларның бераз бушый төшүе дә кара алтын бәясе артуга китерә диелә.

Русия вице-премьеры, элеккеге энергетика министры Александр Новак 2021 елда нефть бәясе 45-60 доллар тирәсе торыр дип фаразлаган иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG