Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фольклорчы галим, язучы Хуҗиәхмәт Мәхмүтов вафат


Галим Хуҗиәхмәт Мәхмүтов (1933-2021).
Галим Хуҗиәхмәт Мәхмүтов (1933-2021).

15 февральдә Хуҗиәхмәт Мәхмүтовка 88 яшь тулган. 

17 февральдә, озакка сузылган каты авырудан соң, галим, язучы, шагыйрь Хуҗиәхмәт Мәхмүтов вафат булган. Бу хакта пәнҗешәмбе Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итте.

Галим белән хушлашу мәрасиме 18 февральдә 11 сәгатьтә Казан шәһәре, Карбышев урамы 40нчы йорт адресы буенча була.

Хуҗиәхмәт Мәхмүтов 1933 елның 15 февралендә Татарстанның Мамадыш районы Түбән Ушмы авылында туган.

Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый, студент чакта ук анда татар теле һәм әдәбияты кафедрасына өлкән лаборант булып эшкә урнаша.

Вакытлы хезмәткәр сыйфатында СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институты (хәзер Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты) тарафыннан җәй айларында оештырылган фольклор экспедицияләрендә катнаша.

Берничә ел Буа районы газетында эшләгәннән соң Тел, әдәбият һәм тарих институтына кайта һәм аның бөтен гомере шушы институт белән бәйле була. Биредә ул "Татар халык табышмаклары" темасына кандидатлык һәм "Татар фольклорының афористик жанрлары" дигән темага докторлык диссертацияләре яклый.

Моннан тыш, 30 елдан артык вакыт Татарстан радиосындагы "Тел күрке – сүз" тапшыруының даими авторларының берсе була.

12 томнан торган "Татар халык иҗаты" җыелмасының "Табышмаклар", "Мәзәкләр", "Мәкальләр һәм әйтемнәр" китаплары өчен, аңа Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG