Accessibility links

Кайнар хәбәр

"СтопБашРТС" Уфада җылылыкка бәя артуга бәйле түрәләрне эшләреннән алуны таләп итте


Уфа халкы һәм "СтопБашРТС" хәрәкәте шәһәрдә җылылыкка бәя артуны тикшерүне сорый.

17 февральдә Уфа шәһәре мәдәният сараенда җылылыкка түләү мәсьәләләренә багышланган очрашуда "СтопБашРТС" хәрәкәте вәкилләре Башкортстанда торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә җаваплы түрәләрне вазифаларыннан алуны таләп итте. Җыелышка хакимият ягыннан берничә вәкил килгән иде.

Әлеге җыенда катнашучылар хакимият вәкилләренең хакларны арттыру сәбәпләрен бар нечкәлеге белән аңлатып бирүләрен өмет иткән иде. Ләкин коммуналь-хуҗалык белгечләре терминнар, аңлаешсыз саннар белән эш итте, нәтиҗәдә ике яклы диалог килеп чыкмады, халыкка аңлаешлы җавап җиткерелмәде. Залда утыручылар чыгышларны тыңлаудан баш тартты, иң югары җитәкчеләр килмәүгә ризасызлык белдерде.

Чара ахырында "СтопБашРТС" хәрәкәте берничә дәгъвасын белдерде:

  • Җылылык хакларын 1 Гигакалориягә 1500 сумнан түләү бәясенә төшерергә;
  • Җылылыкны бүлү челтәре компаниясен дәүләт карамагына күчерергә;
  • Хокук саклаучылар тарафыннан тарифлар билгеләүнең канунлыгын тикшерергә;
  • Торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев, Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Светлана Бурдюк, Торак һәм төзелешне күзәтү дәүләт комитеты рәисе Илдар Шәфыйковны вазифаларыннан җибәрергә.

Җыенда катнашучылар түләүләрне тикшерү өчен 15 мартка кадәр республика дәрәҗәсендәге эшче төркем оештыруны да таләп итте.

"СтопБашРТС" хәрәкәте җитәкчесе Альберт Рәхмәтуллин чарадан соң фикерләре белән бүлешеп, очрашудан канәгать булмавын белдерде

"Без торак-коммуналь хуҗалыгы министры Борис Беляев һәм прокуратура вәкилләренең дә килүенә өмет иткән идек. Ләкин өметләр акланмады, алар чакыруны инкяр иткәннәр. Министр да, Тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Бурдюк та, прокуратура вәкилләре дә килмәде. Алар урынбасарларын җибәргән. Болай барса, алдагы утырышка сәркатибләрен һәм машина йөртүчеләрен дә җибәрүләре ихтимал. Чыгыш ясаучылар техник терминнар белән эш итте, ә аларны күпчелек халык аңламый. Чарада катнашучылар безнең белән очрашуга килгән торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ирина Голованова һәм башка вак җитәкчеләрнең чыгышларын тыңларга теләмәде", диде Рәхмәтуллин.

Аның фикеренчә, Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров җылылыкка түләүләр турында тулы мәгълүматларны белми. "Аңа дөрес булмаган мәгълүмат җиткерәләр булса кирәк. Халык буш чыгышларга риза түгел. Безнең хәрәкәттә әлеге мәсьәләдә җитди белгечләр бар, кирәк икән без хакимияткә ярдәм итә алабыз", диде "СтопБашРТС" хәрәкәте җитәкчесе.

Былтыр декабрьдә Уфада җылылыкка хаклар күтәрелү сәбәпле, җәмәгатьчелектә ризасызлык туды. Гыйнвар башында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров кушуы белән түләүләрнең дөреслеген тикшерү өчен эшче төркем оештырылды. Бертөркем ризасызлар 18 гыйнвар республика йортына килеп җыен уздырды. Аны оештыручы "СтопБашРТС" хәрәкәте җитәкчесе Альберт Рәхмәтуллин җыен уздыру тәртибен бозган өчен дип 10 тәүлек утырып та чыкты.

Коммуналь хезмәтләр хакларны күтәрү сәбәпләрен декабрь аеның 12 градуска суыграк булуы һәм яңача – "1/8" тәртибе белән түләүгә күчү белән аңлата. Башкортстан "1/8" тәртибе белән түләүгә 2019-2020 җылыту мизгелендә күчкән иде. Аның буенча түләүләр йортның җылылыкны күрсәтүче җиһазлар мәгълүматыннан туплана. Коммуналь хезмәтләр моны ачык һәм гадел дип атый.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG