Минскида узган мәхкәмә "Белсат" каналы журналистлары Катерина Андреева һәм Дарья Чульцовага 15 ноябрь протест чарасыннан интернетта эфир алып барган өчен икешәр ел колония җәзасы бирде.
Мәхкәмә кызларны киңкүләм тәртип бозуда гаепле дип тапкан. Тикшерү фаразынча, журналист кызлар протест чарасы оештырган һәм анда кеше күп килүен тәэмин иткән, алар моны полиция хезмәткәрләренә каршы тору өчен эшләгән. Бу, аерым алганда, җәмәгать транспортының 19 маршруты тукталуына китергән дип белдергән тикшерүчеләр.
Чульцова һәм Андреева гаепләрен танымый. Экспертиза аларның әйткән сүзләрендә чакырулар тапмаган, гаепләү ягы шаһитларының берсе дә нәкъ менә бу кызларның гамәлләре протест оешуга китерде димәгән. Җитмәсә, алар трансляция алып барган көнне Минскида мобиль интернет сүндерелде, шуңа күрә акциядә катнашучылар мәйданнан эфир карый алмый иде дип белдергән яклау ягы.
Хокук яклаучылар Чульцова һәм Андрееваны сәяси тоткыннар дип таныган. Соңгы сүзендә Андреева илдәге барлык сәяси тоткыннарны иреккә чыгарырга чакырган.
"Чикләрне танымаучы репортерлар" оешмасының соңгы хисабында Беларус хакимияте илне Европа илләре арасында журналистлар эшләү өчен иң куркыныч ил дәрәҗәсенә җиткерде диелә. Александр Лукашенкага каршы протестлар башланганнан бирле, медиа хезмәткәрләрен кулга алалар, илдән куалар, эшләүгә хокукларыннан мәхрүм итәләр.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!