Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШның Perseverance аппараты Марска төшеп утырды


Марс өслегеннән фото
Марс өслегеннән фото

Perseverance Кызыл планетада борынгы тереклек формалары эзләрен эзләячәк һәм Җиргә Марс туфрагы үрнәкләрен алып кайтачак.

Америка июльдә очырган Perseverance Марста йөрү аппараты планетага төшеп утырды. Аппаратның Марс өслегенә төшүе Америка галәм идарәсе (NASA) сайтында туры эфирда күрсәтелде. Perseverance Кызыл планетада борынгы тереклек формалары эзләрен эзләячәк. Шулай ук ул планета туфрагы үрнәкләрен Җиргә алып кайтыр дип көтелә.

Аппарат якынча җиде минут дәвамында, парашют ярдәмендә төшеп утырган. Аннары ул Марс өслегеннән беренче фотосурәтләрен дә төшергән.

Perseverance Марска узган елның июлендә җибәрелде. "Марс-2020" миссиясе кысаларында ул планетада якынча 700 тәүлек эшләяәчәк.

Февраль башында Кытай да Марс орбитасына галәм корабы китереп җиткерде. Ул үзе белән Марста йөрү аппараты да алып килде. Идарә ителә торган аппарат планета өслегенә май азагында төшәр дип көтелә. Кытай миссиясенең максаты – Марста тереклек эзләрен табу, шулай ук планетаны кеше тарафыннан колонияләштерү мөмкинлекләрен ачыклау.

Шулай ук июльдә Берләшкән Гарәп Әмирлекләре дә Кызыл планетага миссия юллады. Al Amal ("Өмет") дип аталган аппарат Япония ракетына тагып җибәрелде. Бу җайланма Марстагы климатны, планета атмосферасын һәм ел фасыллары алышынуын өйрәнәчәк.

Февраль башында Роскосмос Марс һавасында хлороводород табылуын хәбәр итте. Кайбер аналитиклар моны АКШ һәм Кытайның Марсны үзләштерүдә уңышларына җавап итеп Русиянең дә берәр фәнни казанышын күрсәтергә теләве дип фаразлады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG