Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә?


Азатлык сайты Русия хакимиятләре тарафыннан томалана башланган очракта, безнең хәбәрләрне укуны ничек дәвам итү турында язма әзерләдек. Аның белән бүгеннән үк танышып, саклап куярга тәкъдим итәбез.

2020 ел азагында Русия хакимияте илдәге бәйсез журналистикага, аеруча Азат Европа/Азатлык Радиосы (RFE/RL) медиакорпорациясенә яңа һөҗүм башлады. Аның эшенә киртәне Русия "ят агент" турындагы канун ярдәмендә куярга омтыла. Бүгенге көндә Роскомнадзор Азат Европа/Азатлык Радиосына каршы 260лап шикаять беркетмәсе чыгарды, алар хәзер мәхкәмәдә карала һәм расланганнан соң Русия халкында хөрмәт ителгән шушы медианы 75 миллион сумлык акчалата җәза көтә.

Әгәр хәлләр шулай иң яман юлдан китсә, Азатлык радиосы, Idel.Реалии, Әйдә!Online проекты сайтлары Русиядә томаланырга мөмкин. Без, әлбәттә, бу очракта да риясыз һәм бәйсез хәбәрләр тапшыру эшен дәвам итәчәкбез, сайтыбыз һәм башка платформаларыбыз үз эшен элеккечә алып барачак. Бер үк вакытта, хөрмәтле укучыларыбыз, сезгә безнең сайтларга керү кыенлашырга мөмкин.

Шуннан чыгып, Азатлык Русия хакимиятләре тарафыннан томалана башланган очракта, хәбәрләрне укуны ничек дәвам итү турында сезгә аерым язма әзерләдек. Аның белән бүгеннән үк танышып, саклап куярга тәкъдим итәбез.

1. Социаль челтәрләр

Азатлык материалларын күрү өчен иң җайлы һәм мөһим ысул – безнең барлык социаль челтәрләргә язылу. Томалау очрагында без кайсы социаль челтәрләрдә безнең төркемнәрнең томаланачагын белмибез, шуңа күрә бөтен платформаларда безгә алдан ук язылырга чакырабыз:

2. Мобил әсбап

Азатлыкның смартфоннар өчен махсус әсбабы бар, аны App Store һәм Google Play кибетеннән RFE/RL сүзе белән эзләп табып, бушлай йөкләп була. Ул сайт томаланган очракта да эшләячәк, аның аша безнең барлык хәбәрләрне хәзердән үк укып барып була.

Кушымтага кергәннән соң сезгә татар телен сайларга кирәк. Шуннан соң ул автоматик рәвештә Азатлык радиосы булып ачылачак.

3. TOR браузеры

TOR – махсус прокси-серверлар челтәре, ул интернетта аноним тоташу булдыруны тәэмин итә. Гадирәк итеп әйткәндә, сез интернетка TOR браузеры ярдәмендә керсәгез, сезнең кайдан һәм ничек керүегезне беркем дә күрә алмаячак. Төрле илләрдәге прокси-серверларны куллану сәбәпле, TOR аша Русиядә томаланган сайтларга да кереп була.

Бу браузерны компьютерыгызга яки смартфоныгызга урнаштыру өчен Google кебек гизгечләрдә аның исемен кертеп эзләү җитә. Проектның рәсми сайтына күчкәч, аны җиһазыгызга йөкләп куеп була.

Искәртү: хакимият кушуы белән 2017 елдан барлык VPN хезмәтләре һәм анонимайзерлар Русиядә томаланган контентка керүне чикләргә тиеш, бу таләп TOR-га да кагыла, ләкин TOR моны үтәми. Шул ук вакытта, TOR браузерын куллану Русиядә җинаять саналмый һәм санала да алмый.

4. VPN хезмәтләре

Чит ил VPN хезмәтләре үз серверлары аша сезнең интернет трафигын үткәреп, теләсә кайсы томалауны узарга ярдәм итә. Мондый челтәрләргә компьютерларны, ноутбукларны, смартфоннарны да кушып була.

Интернетта күпсанлы VPN хезмәтләрен табып була. Аларның түләүле (тизрәк һәм сыйфатлырак эшли) һәм бушлай вариантлары бар. Мисал итеп TunnelBear (сынап карау бушлай) хезмәтен тәкъдим итә алабыз.

5. VPNны браузерга урнаштырыгыз

Томаланган сайтларны куллану элеккечә җайлы булуын теләсәгез, тагын бер варант бар. Сез VPN хезмәтен турыдан-туры үзегез кулланган браузерга урнаштыра аласыз. Мәсәлән, Google Chrome һәм Mozilla Firefox браузерлары өчен Browsec яисә Zenmate хезмәтләрен йөкләп, аларны гизгечкә урнаштырып була. Бу очракта браузер автоматик рәвештә томалауны урап узачак.

Тагын бер яхшы вариант: Opera браузерын кулланып була. Аның үз прокси-серверы бар. Интернетта аны ничек эшләтү турында төрле киңәшләр табып була.

Искәртү: томалауны бары тик аерым VPN хезмәте урнаштырылган браузер гына урап уза ала. Башка браузерлар һәм програмнар (мәсәлән, мессенджерлар) өчен аерым прокси урнаштыру кирәк булачак.

6. Анонимайзерлар кулланыгыз

Томаланган сайтка керү өчен, аны веб-анонимайзердан да ачып була. Сүз аерым сайтлар турында бара, аның эчендә кирәкле сайт яки материал сылтамасын кертеп була. Мондый хезмәт күрсәткән сайтлар бик күп, аларны эзләгечтән дә эзләп табу җиңел. Менә берничә мисал:

Бу ысул берәр язманы тиз генә укып алу өчен җайлы. Сайтны даими укып бару өчен әлеге вариант җайсызрак була ала.

7. Азатлык хәбәрләренә язылыгыз

Азатлык көн саен электрон хат рәвешендә көндәлек хәбәрләр тупланмасын тарата. Сайт томаланган очракта да, сезгә бу хатлар e-mail тартмасына килеп торачак, һәм сез иң мөһим хәбәрләрне күреп бара алырсыз.

Моның өчен биредә үз почта адресын язып, тупланманы алырга ризалыгыгызны бирегез.

* * *

Ни генә булмасын, Азатлык радиосы белән калыгыз! Бу киңәшләрне саклап, бастырып куярга киңәш итәбез.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG