Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә азык-төлек бәяләре рекордлы дәрәҗәдә кыйммәтләнгән


Бәяләр бер елда җиде процентка арткан.

Русиядә азык-төлек бәяләре соңгы елда рекордлы рәвештә кыйммәтләнгән. 2020 елның гыйнварыннан 2021 ел гыйнварына кадәр ризык бәяләре уртача җиде процентка үскән. Мондый бәя артулар соңгы тапкыр биш ел элек булган. 2016 елда бәяләр тугыз проценка күтәрелгән. Бу турыда FinExpertiza халыкара челтәре мәгълүматына нигезләнеп ТАСС яза.

Кайбер төбәкләрдә бу күрсәткеч 10 процент тирәсе булган. Аерым алганда, Дагыстанда (10,85 процент), Сарытау өлкәсендә (10,2 процент), Адыгеяда (9,7 процент) ризык бәяләре ныграк кыйммәтләнгән.

Шул ук вакытта FinExpertiza бәяләмәсе Росстат саннарыннан бераз аерыла. Элегрәк рәсми мәгълүматта гыйнварда Русиядә ризык бәяләре еллык нисбәттә җиде ярым процентка үсте дигән сан китерелгән иде.

Узган ел FinExpertiza русияләрнең чыгымнары соңгы 14 елда рекордлы дәрәҗәдә кимегән дип хәбәр иткән иде. 2020 елның беренче яртысы нәтиҗәләренә ярашлы, русияләр 2019 елның шул ук айларына караганда 11,5 мең сумга азрак акча тоткан дигән мәгълүмат китерелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG