Accessibility links

Кайнар хәбәр

Левада үзәге: Русияләрнең АКШка мөнәсәбәтләре яхшырган


Русияләрнең 40 проценты АКШка яхшы мөнәсәбәттә, 43 проценты — начар диелә Левада үзәге гыйнвар ахыры-февраль башында уздырган сораштыру нәтиҗәләрендә.

Русияләрнең АКШка булган мөнәсәбәте 2020 ел буена дәвам иткән начар кәефләрдән соң беренче тапкыр яхшырган. Элекке сораштырулар нәтиҗәләренә караганда, 2019 елның ноябрендә АКШка респондентларның 47 проценты яхшы мөнәсәбәттә булган, аннары киләсе ел дәвамында —35-42 проценты. 2019 елның ноябрендә АКШка карата тискәре мөнәсәбәт турында 40 проценты, аннары 46-51 проценты белдергән.

Яңа сораштыру нәтиҗәләренә караганда, Америкага 18-24 яшьлекләр (респондентларның 59 проценты) һәм 25-39 яшьлекләр (49 проценты) яхшырак мөнәсәбәттә. 55 яшьтән өлкәнрәкләр арасында бу сан 33 процент.

Русияләрнең Европага булган мөнәсәбәтләре начарая бара. Яңа тикшерүләрдән күренүенчә, Европа берлегенә сораштыруда катнашучыларның 45 проценты — яхшы, 37 проценты начар мөнәсәбәттә булган. Чагыштыру өчен, 2019 елның ноябрендә уңай мөнәсәбәт турында сораштыруда катнашучыларның 52 проценты, тискәре мөнәсәбәт турында 33 проценты белдергән.

Левада үзәге мәгълүматынча, 2020 ел дәвамында русияләрнең Кытайга булган мөнәсәбәтләре сизелерлек яхшырган. Әгәр 2020 елның гыйнварына респондентларның 65 проценты бу илгә уңай карасалар, 2021 ел башына андыйлар саны 75 процент булган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG