Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә коронавирустан өченче вакцина теркәлде


Март урталарында 120 мең доза әйләнешкә чыгар дип көтелә.

Чумаков исемендәге үзәк уйлап тапкан коронавирустан "КовиВак" дип аталган вакцина Русиядә теркәлгән. Бу хакта ил премьер-министры Михаил Мишустин белдерде.

Март урталарында 120 мең доза әйләнешкә чыгар дип көтелә. Чумаков үзәгендә 2021 ел ахырына 20 миллион дозага кадәр вакцина чыгарылырга мөмкин диләр.

Вакцинаның төп матдәсе — SARS-CoV-2 коронавирусының инактивлаштырылган антигены. Вирус Мәскәүдәге Коммунарка һоспиталендәге авырудан алынды дип сөйләде Чумаков исемендәге үзәк мөдире Айдар Ишмөхәммәтов. Яңа вакцина 18 яшьтән 60 яшькәчә кешеләргә киңәш ителә.

"КовиВак" җитештерүчеләр әлегә сынауларның өченче фазасы төгәлләнми торып аның нәтиҗәлелеге турында мәгълүмат бирмәде. "Беренчел нәтиҗә — 90 процентан артык, Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы нәтиҗәлелек 70 проценттан артканда вакцина яхшы дип саный", диде Ишмөхәммәтов.

Русиядә моңа кадәр Гамаелия исемендәге үзәк җитештергән "Спутник V" теркәлгән иде. Әлеге вакытта русияләргә шушы вакцина ясала. Моннан тыш, "Вектор" үзәгендә ясалган "ЭпиВакКорона" вакцинансы да теркәлде һәм әйләнешкә чыкты, әмма ул киң күләмдә әлегә җитештерелми.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG