Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа активистлары Зыя Камали йортына экспертиза уздыру өчен акча җыйган


Зыя Камали йорты.

XX гасыр башы татар мәгърифәтчесе Зыя Камали яшәгән тарихи йорт сүтелергә мөмкин. Моны булдырмас өчен активистлар 150 мең сумлык экспертиза ясатырга тели.

Уфада XX гасыр башы татар мәгърифәтчесе, "Галия" мәдрәсәсенә нигез салучы һәм аның беренче ректоры Зыя Камали йортын сүтелүдән саклап калу өчен экспертиза уздыруга акча җыелган. Бу максаттан 150 мең сум акча тупланган. Бу турыда Азатлыкка активист, Башкортстан җитәкчесе каршындагы кеше хокуклары шурасы әгъзасы, Русия тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең (ВООВПиК) Башкортстан бүлеге җитәкчесе Эльза Мәүлимшина хәбәр итте.

Әлеге акчага "Зыя Камали утары" ачыкланган мәдәният мирасы объектына тарихи-мәдәни экспертиза уздыру күздә тотыла.

Эльза сүзләренчә, кирәкле күләмдә акча ике атнада тупланган. 77 мең сумны 40 кеше күчергән, алар арасында Уфа кешеләре генә түгел, Рязань, Төмән, Чиләбе өлкәләре, Татарстан кешеләре дә булган. Алар илле сумнан алып 30 мең сумга кадәр күләмдә ярдәм иткән. Җитмәгән акчаны Уфада яшәүче җирле эшмәкәр күчергән.

Тикшерүне Мәскәү белгечләре башкарачак. Экспертизаның тулы бәясе, салымнарны да кертеп, 150 мең сум тәшкил иткән.

8 февральдә Эльза Мәүлимшина Зыя Камали йортын саклап калу өчен экспертиза өчен түләргә акча җыю башланганын социаль челтәрләрдә хәбәр иткән иде.

Былтыр Уфаның Мәҗит Гафури урамы, 89 йорт адресында урнашкан бина дәүләт тарафыннан XIX гасыр ахыры-XX гасыр башы тарихи һәйкәле дип танылган иде. Шуңа карамастан, быел "Агыйдел" инвестиция-төзелеш ширкәте мөдире, Уфа шәһәре комитеты депутаты Филүс Ишбулатов бу урында күп катлы йортлар салырга ниятен белдерде. Җир кишәрлеген бүлү һәм планлаштыру өлгесе килештерелгән инде.

"Бары йорт кына мәдәни мирас объекты булып тора, ләкин аның тирәсендәге кишәрлек моңа керми" ди Эльза Мәүлимшина.

"Экспертиза бу йортның тарихи-мәдәни кыйммәтен билгеләү өчен кирәк. Аны йә ачыкланган мәдәни мирас объектлары исемлегеннән чыгарырга, яки, эксперт бу йортның чыннан да тарихи әһәмияте бар дип тапса, аны Русия халыкларының мәдәни мирасы объектлары Бердәм реестрына кертәчәкләр. Шулай ук эксперт йортның саклау зонасын раслаячак, һәм бу урында беркем дә берни дә төзи алмаячак, чөнки бу һәйкәлгә зыян китерергә мөмкин" дип аңлатты Азатлыкка Эльза.

2020 елда күренекле татар галиме һәм мәгърифәтчесе, Галия мәдрәсәсенә нигез салучы һәм аның беренче ректоры Зыя Камалиның Уфадагы утары дәүләт тарафыннан тарихи һәйкәл дип танылган иде. Документка ярашлы, Зыя Камали утары 19 гасыр ахыры – 20 гасыр башы тарихи истәлеге дип танылган.

Мәүлимшина сүзләренчә, карар кабул ителгәннән соң бер ел эчендә дәүләт тарафыннан тарихи-мәдәни экспертиза уздырылырга тиеш. Аны республика гына түгел, теләгән кеше дә уздыра ала. Зыя Камали йорты очрагында бу эшкә йорт язмышына битараф булмаган активистлар алынган.

Уфадагы Зыя Камали йорты үз вакытында күп кенә тарихи шәхесләр торуы белән данлыклы. Монда атаклы "Галия" мәдрәсәсенә нигез салучы һәм аның ректоры Зыя Камали, Башкортстанның беренче халык шагыйре Мәҗит Гафури, Салават Юлаев бүләге иясе, язучы Сәйфи Кудаш үз гаиләләре белән яшәгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр

XS
SM
MD
LG