Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Туган тел көне уңаеннан татарча диктант яздылар


Уфада татар телендә диктант язу.
Уфада татар телендә диктант язу.

Диктант язу өчен текст күренекле язучы Галимҗан Ибраһимовның "Тирән тамырлар" романыннан сайланган иде

20 февраль Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында татарча диктант яздылар. Чара 21 февраль узачак Халыкара туган тел көне уңаеннан оештырылды. Берничә чакырылган кунакны искә алмаганда, диктантны әлеге уку йортының татар бүлеге студентлары язды. Чакырылган кунаклар арасында "Кызыл таң" гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов, Уфа "Нур" татар дәүләт драма театры мөдире Фирзәт Габидуллин, "Әллүки" журналы мөхәррире урынбасары Юлия Төхбәтуллина һәм башкалар бар иде.

Уку йортының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Илшат Насыйпов диктант язудан курыкмаска чакырып, билгеләрнең мөһим булмавын әйтте:

"Диктант язу, беренче нәүбәттә, үзегез өчен кирәк. Безгә, оештыручыларга, кемнең ничәлегә язуы статистик мәгълүмат өчен генә. Без катнашучыларның белемен тикшерү, бәяләү бурычы куймыйбыз. Ә инде матур итеп җыелышып, күмәкләп катнашып, бергәләп диктант язу – ул җәмгыятьтә туган телгә игътибарны арттыра, аңа сакчыл караш тәрбияли", диде Насыйпов.

Диктант язу өчен текст язучы Галимҗан Ибраһимовның "Тирән тамырлар" романыннан сайланган иде. Текстны филология фәннәре кандидаты, доцент Раушания Гәрәева укыды.

Чараны мәгариф һәм фән, мәдәният министрлыклары, Дөнья башкорт корылтае, Башкортстан республикасы халыклары ассамблеясе, Башкортстан татарларары милли-мәдәни мохтарияты оештырды.

Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында бүген шулай ук башкортча һәм урысча да диктант яздылар. Башка урыннарда мари, чуаш һәм удмурт телләренннән дә диктант язулар оештырылды.

Диктант язу пандемия шартларында шәхси саклану кагыйдәләрен үтәп һәм социаль дистанцияне саклап үтте. Чарада 50дән дә артык кеше катнашу тыелган иде. Республика районнарында диктант язучылар чарага онлайн кушылды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG