Accessibility links

Кайнар хәбәр

Reuters: Европа берлеге тышкы эшләр министрлары Бастрыкин һәм Золотовка каршы чикләүләр кертергә килеште


Русия куәт оешмаларында югары вазифадагы берничә түрәгә Европа берлеге илләренә керү тыелачак. Аларның банк хисаплары туңдырылачак.

Европа берлеге илләренең тышкы эшләр министрлары Русиядәге берничә куәт оешмасы җитәкчеләренә каршы исемле чикләүләр кертү турында килеште. Бу турыда Reuters дипломатик чыганакка таянып хәбәр итә.

Чыганак белдергәнчә, чикләүләргә Русия Тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкин, Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) җитәкчесе Александр Калашников, Росгвардия җитәкчесе Виктор Золотов һәм Русия баш прокуроры Игорь Краснов эләгәчәк. Чикләүләр кертеләсе кешеләрнең исемнәре рәсми төстә әйтелми.

Чикләүгә эләккән түрәләргә Европа берлеге илләренә керү тыелачак, Европа банкларында аларның акчалары туңдырылачак диелә.

Яңа чикләүләрне Европа берлеге Русия оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйны җинаять эше ачып эзәрлекләүләр сәбәпле кертергә җыена.
Навальный тарафдарлары шулай ук Русиянең иң зур эшмәкәрләренә каршы да чикләүләр кертергә чакырган иде. Bloomberg язганча, Европа берлеге моны эшләмәскә булган, чөнки берлекнең кайбер әгъзалары "Мәскәү белән арадагы бөтен күперләрне яндырудан курка" диелә.

Февраль башында Европа берлегенең чит илләр сәясәте җитәкчесе Жозеп Боррель, Мәскәүгә сәфәре нәтиҗәләреннән чыгып, Навальный белән бәйле рәвештә Русиягә карата яңа чикләүләр кертелергә мөмкин дип белдергән иде.

Моннан тыш, АКШта бер төркем сенаторлар Алексей Навальныйны агулауга кагылышы булган кешеләргә карата чикләүләр кертүче канун өлгесе әзерләде дип хәбәр ителде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG