Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә мәктәп балаларының 2,6 проценты гына Путинны үзе өчен каһарман дип саный


Tatarstan -- education, school, children, generic, undated
Tatarstan -- education, school, children, generic, undated

Балаларның күпчелеге үзе өчен каһарман дип ата-аналарын һәм гаиләсендәге бүтән кешеләрне атаган.

Русиядәге "Зур илнең каһарманнары" ("Герои большой страны") кино һәм интернет-контент фестивале уздырган сораштыру вакытында мәктәп балаларының күпчелеге үзләре өчен каһарман дип ата-аналарын һәм гаиләләрендәге башка әгъзаларны атаган.

"Синең өчен каһарман кем?" дигән сорауга балалар әниләрен, әтиләрен, әби-бабайларын, үзләренең дусларын мисал итеп китергән. Бу җавапны сораштыруда катнашучыларның 26,2 проценты сайлаган.

Икенче урында кино персонажлары Тимер кеше, Үрмәкүч-кеше һәм аниме персонажы Наруто (10,1 процент).

Балаларның 5,4 проценты Икенче дөнья сугышы каһарманнарына һәм бүгенге көн хәрбиләренә охшарга теләгәннәрен әйткән.

3 процент Юрий Гагаринны каһарман дип атаган. 2,6 процент Русия президенты Владимир Путинны үрнәк итеп күрсәткән. 2,4 процент табибларны каһарман дип саный, 2,1 процент гадәттән тыш хәлләр министрлыгы оешмалары, полиция хезмәкәрләренә охшарга теләүләрен белдергән. Тагын ике процент спортчыларны һәм чит ил актерларын үзенә үрнәк итеп алуын әйткән.

Укытучыларны, совет чоры маршалы Георгий Жуковны, урыс хәрби җитәкчесе Михаил Кутузов һәм инкыйлабчы Владимир Ленинны каһарман дип санаучылар бер процент тирәсе булган.

Балаларның 0,7 проценты Зоя Космодемьянская батырлыгы турында хәбәрдар һәм аның исемен каһарманнар арасында атаган диелә.

Шул ук вакытта сораштырылганнарның 23,4 проценты бер каһарманны да атамаган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG