Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада мәктәпләрдән һәм мэриядән кешеләрне эвакуацияләгәннәр


Шартлаткыч кую турында кисәтү килү сәбәпле, Уфадагы берничә мәктәптә һәм мэрия бинасында эвакуация булган.

24 февральдә Уфаның берничә мәктәбеннән һәм шәһәр мэриясе бинасыннан кешеләрне эвакуацияләү уздырылган. Бу биналарда шартлаткычлар урнаштырылу турында кисәтүче хатлар килгән булган. Бу турыда тәртип саклау оешмаларындагы чыганагына таянып "Башинформ" хәбәр итә.

Аерым алганда, Уфаның 61нче мәктәбе янына өч машина Росгвардия хезмәткәрләре килүе хәбәр ителә. Укучыларны һәм укытучыларны бинада тикшерү барган вакытка күршедәге уку бинасына күчереп торганнар диелә.

Шундый ук тикшерү 49нчы мәктәптә дә булган диелә.

Куркыныч янавы турында хәбәр ителгән социаль обьектларның барысы янына да ашыгыч хезмәтләр – полиция, Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр идарәсе хезмәткәрләре, ашыгыч ярдәм хезмәте килгән.

Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан идарәсе матбугат хезмәте хәзерге вакытта тикшерү эшләре баруын белдергән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG