Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Элина Әбдрәшитовага даруга акча тапкан


Элина Әбдрәшитова
Элина Әбдрәшитова

24 февраль кичендә, мускуллар атрофиясе белән авыручы Элина Әбдрәшитовага, Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева шалтыратып, аны дару белән тәэмин итәчәкләре турында әйткән.

"Спинраза" препаратын Казанга бу шимбәдә кайтарачаклар, кызны дәвалау киләсе атна башында булыр дип көтелә. Бу хакта Азатлыкка Элинаның Әнисе Ралия Әбдрәшитова хәбәр итте.

Элинаның СМА белән (спинальная мышечная атрофия) авыру тарихы хакында Азатлык язган иде. Бу авыру булганда кеше гәүдәсен тота алмый, үрмәләми, йөрми, гомумән хәрәкәт итми. Авыруның көчәюен туктатырга "Спинраза" препараты ярдәм итә ала. Беренче елда пациентка дәвалану курсы өчен 47-48 миллион сумлык препарат кирәк, алдагы елларда аның күләме ике тапкыр кими.

Моңа кадәр Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле, бюджетта җитәрлек акча булмавын әйтеп, Элина Әбдрәшитовага каршы Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә чыгыш ясаган иде. Узган елның 23 гыйнварында шул ук мәхкәмә кыз файдасына карар чыгарды, аны министрлык дару белән тәэмин итәргә тиеш дип тапты.

Бу елның 16 февралендә Элина Әбдрәшитова Татарстан Югары мәхкәмәсеннән хат алган. Сәламәтлек саклау министрлыгы мәхкәмә карары белән ризалашмыйча, аны шикаять иткән булган. 10 көн дә узмады – Министрлык акча да, препарат та тапкан һәм бу Русия президентының турыдан-туры күрсәтмәсе нигезендә тормышка ашырылган. Ралия ханым әйтүенчә, кызга әлегә препарат алынса да, мәхкәмә барыбер булачак.

10 февраль көнне, журналистлар белән сөйләшү барышында Русия президенты Владимир Путин Элина Әбдрәшитовага ярдәм күрсәтәчәкләре хакында әйткән булган. 19 февральдә президент сүзчесе Дмитрий Песков бу күрсәтмәнең үтәлүе турында "Новая газета"га хәбәр иткән. Шулай итеп, безгә дару өстән күрсәтмә нигезендә, ләкин Татарстан акчасына алынды. Ул бер генә тапкыр кадалачакмы, әллә тулы курс булачакмы – монысын үзем дә әйтә алмыйм, бу үземә дә кызык. Мәхкәмә дә дәвам итәр дип уйлыйм, - диде Ралия Әбдрәшитова "Азатлык"ка.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG