Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда татар телен белүче урыслар саны 10 процентка кимегән


Казанның "Адымнар" күптелле мәктәбендә татар теле курслары
Казанның "Адымнар" күптелле мәктәбендә татар теле курслары

Татарлар арасында милли мәдәнияткә игътибар җитешми дип санаучылар саны ике тапкыр арткан

КФУның антропология һәм этнография кафедрасы 2020 елда уздырган тикшеренүләргә карый, Татарстанда яшәүчеләр арасында туган тел язмышы өчен борчылучылар арткан. Сораштыруда катнашучыларның 40 проценты, милләтенә карамастан, туган телне саклау мөһим икәнен белдергән. Татарлар арасында бу күрсәткеч 60 процент булган. Әлеге саннарны Русия һәм Татарстан иҗтимагый пулатларының милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне яхшыртуга багышланган уртак утырышында КФУ профессоры Татьяна Титова китергән.

Аның сүзләренчә, татарлар арасында милли мәдәнияткә игътибар җитәрлек бирелми дигән фикердә торучылар арткан. 2019 елда 10 процент шулай дип белдерсә, 2020 елда 19 процент бу проблемны атаган.

Татарларның 88 проценты туган теле дип татар телен, 39 проценты татар һәм урыс телләрен атаган.

Шул ук вакытта балалары һәм оныклары татар телен белүен теләүчеләр кимегән – 2019 елда 91 процент булса, 2020 елда 80 процентка калган. Аеруча яшьләр үзләреннән соң килүче буынның татар телен белүенә артык игътибар итми башлаган. Узган елда 86-87 процент булса, быел андыйлар 73 процент булган.

"Без урыслар арасында татар телен белүчеләр саны кимүен күрдек. Узган елда ул 26 процент иде, быел 17 процент" дигән саннар китергән галимә.

Моннан тыш, сораштыруда катнашучылар чуаш, удмурт, мордва, мари һәм башка халыклар телләрен саклап калу кирәклеген дә белдергән.

Сораштыруда 2 мең кеше катнашкан, 20 тирәнтен әңгәмә уздырылган диелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG