Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда унынчы тапкыр "Halal market" узды

Казанның "Туган авылым" үзәгендә унынчы тапкыр "Halal market" узды. Чара хатын-кызлар һәм аларның балалары өчен оештырылды. Маркет оештыручылары Азатлыкка сөйләвенчә, аны уздыру идеясе мөселман дизайнерлары үзе җитештергән әйберләрне сату өчен мәйданчыклар булмауга зарланганнан соң берничә ел элек барлыкка килгән.

Соңрак маркет мөселман ханымнары өчен тулы бер социаль проектка әверелде.

Биредә хәйрия чаралары, төрле остаханәләр, хатын-кызлар өчен психологлар һәм табиблар белән очрашып сөйләшүләр, танылган кешеләр белән очрашулар уза.

Бу юлы да маркетта хәләл продукция һәм мөселман дизайнерлары товарларын сатып алудан тыш, табиблар лекцияләрен тыңларга мөмкин булды.

Җырчы Гүзәлем "Туган авылым" мәчетендә "Минем беренче намаз" мастер-классын уздырды.

Балалар өчен дә төрле мастер-класслар һәм бәйгеләр оештырылды.


XS
SM
MD
LG