Accessibility links

Кайнар хәбәр

Николя Саркози коррупциядә гаепләнеп өч елга хөкем ителде


Николя Саркози.
Николя Саркози.

Кимендә бер елын ул төрмәдә утырырга тиеш булачак.

Франциянең элекке президенты Николя Саркози коррупциядә һәм йогынты ясау белән сәүдә итүдә гаепләнеп өч елга ирегеннән мәхрүм ителде. Кимендә бер елын ул төрмәдә утырырга тиеш булачак. Тагын ике елын мәхкәмә шартлы рәвештә бирде.

Саркози кассация мәхкәмәсе хезмәткәрен үз ягына аударып, үзенең президент кампаниясен финанслауны тикшерү турында мәгълүмат алырга тырышуда гаепле дип танылды.

Саркозидан тыш, эштә тагын ике гаепләнүче бар — адвокат һәм элекке президентның дусты Тьерри Эрцог һәм Кассация мәхкәмәсе каршында элекке прокурор Жильбер Азибер. Өчесенә дә гаепләүләр 2014 елның июлендә белдерелгән иде. Мәхкәмә утырышлары былтыр ноябрьдә башланды.

Франция тарихында беренче тапкыр элекке дәүләт башлыгы мәхкәмә каршына басты.

Саркозига каршы тагын бер җинаять эше кузгатылган. Ул Либиянең элекке президенты Муаммар Каддафидан канунсыз акча алуда шикләнелә.

Моннан тыш, Франциянең Дәүләт финанс прокуратурасы Саркози белән бәйле тагын бер тикшерү уздыра. Бу тикшерү Саркозиның "Ресо-Гарантия" Русия иминият ширкәте белән өч миллион евро торган килешүе белән бәйле. Элекке президент "йогынты ясау белән сәүдә итү" һәм акча юууда шикләнелә.

Николя Саркозига 66 яшь. 2007-2012 елларда ул Франция президент булды. 2008 елда Русия белән Грузия сугышында арадашчы миссиясе белән чыгыш ясады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG