Accessibility links

Кайнар хәбәр

Салават Фәтхетдинов Татарстан мәдәният министры киңәшчесе итеп билгеләнде


Салават Фәтхетдинов
Салават Фәтхетдинов

Киңәшче итеп барлыгы дүрт кеше билгеләнгән. Алар бу вазифаны иҗтимагый эш буларак башкарачак.

Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпованың дүрт киңәшчесе билгеләнгән. Алар иҗтимагый эш буларак министрга ярдәм күрсәтәчәк. Киңәшчеләрнең исемнәре министрлыкның сайтында китерелә һәм алар турында кыскача мәгълүмат бирелә.

Министр киңәшчеләре – Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов, Җәлил премиясе лауреаты, танылган театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов, Халыкара журналистлар федерациясе әгъзасы, Русия фоторәссамнары берлеге әгъзасы Рәйсә Сафиуллина, Мәскәүдәге Sculptor Agency консалтинг ширкәтенең баш мөдире Виктор Житлов диелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG