Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда ришвәтчелек 50 процентка арткан


Ришвәтчелек аркасында казнага 402 млн сумлык зыян килгән.

2020 елда Татарстанда 425 ришвәтчелек очрагы ачыкланган. Бу 2019 ел белән чагыштырганда 49,6 процентка күбрәк. Бу хакта бүген Татарстан прокуроры урынбасары Юлия Наумова Казан Кирмәнендә узган ришвәтчелеккә багышланган киңәшмәдә сөйләде.

"Ришвәчтелек көчле тарала. Моңа бәйле җинаятьләрнең саны 200гә күбәюе шул хакта сөйли. Ришвәт бирү очрагы 50 процентка артты. Аларның күләме 75 млн сумга җитте. Ришвәтчелек өчен 151 кеше хөкем ителде, шуларның 21е хокук саклау оешмаларында эшләүчеләр.

Татарстан җитәкчелегенең социаль-икътисади хәлне яхшыртырга тырышуына карамастан, кайбер зур җитәкчеләр намусын югалтты. Алар хәтта илкүләм проектлардан да үзләренә өлеш чыгармакчы. Шуларның бер мисалы итеп спорт министрлыгын күрсәтеп була", диде Наумова.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Әлки, Әтнә, Чүпрәле районы башлыкларына һәм мәгариф министры Илсур Һадиятуллин, яшьләре эшләре министры Дамир Фәттахов һәм төзелеш министры Марат Айзатуллинга карата тәнкыйть белдерде.

"Хезмәт хакыгыз яхшы сезнең. Яхшы эш күрсәткәнегез өчен премия бирергә тырышабыз. Машина сатып алабыз, башка ярдәм күрсәтәбез. Сезгә буйсынган кешеләргә дә күз колак булырга кирәк. Кемннәргә ышанып сез эшне тапшырасыз?" диде Миңнеханов министрларга мөрәҗәгать итеп.

Узган ел ришвәтчелектән бюджетка барлыгы 402 млн сумлык зыян килгән. Аңа бәйле җинаятьләр саны 1098гә җитте. Шул исәптән, 176 очрак сәламәтлек саклау һәм социаль өлкәдә, 157 – мәгариф тармагында, 92 очрак – төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгында ачыкланган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG